Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Барыбыз да бергә булсак, без көчле булабыз" - Рөстәм Миңнеханов (ВИДЕО)

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татар радиосы” студиясендә кунакта булды. Шул форсаттан файдаланып, бөтен республика халкына сәламен җиткерде. “Хәерле көн! Исәнмесез, кадерле дуслар! Чын күңелдән бүген сезнең белән аралашырга мөмкинлегебез бар. “Татар радиосы” белән танышабыз, бик матур, яхшы, яшь коллектив. Безгә – татар кешеләренә – барыбызга да үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, динебезне сакларга кирәк. “Татар радиосы” бу эштә зур өлеш кертә. Барыбыз да бергә булсак, без көчле булабыз. Исәнлек-саулык, уңышлар сезгә барыгызга да! Иң зур сәлам шул: исәнлек, тынычлык булсын республикада!” – дигән теләктә калды Рөстәм Миңнеханов. Президентның сәламләвеннән соң эфирга Салават Фәтхетдиновның “Мин яратам сине, Татарстан” җыры кушылды. https://www.youtube.com/watch?time_continue=20&v=Z-bbRYvXzZ8
Татар информ
Фото: instagram.com/rusminnikhanov/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев