Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Барнаулда Алтай крае татар һәм башкортлары мәдәниятенә, тарихына багышланган музей эшли башлаган

Бүген Барнаул каласында Алтай крае татар һәм башкортлары мәдәниятенә, тарихына багышланган музей эшли башлады. Экспозицияләрдә әлеге халыкларның милли үзенчәлекләрен чагылдырган предметлар, көнкүреш әйберләре урын алган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Дулкын” татар мәдәни үзәге һәм “Яшь йөрәкләр” клубы җитәкчесе Артем Зиннәтуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, музейда XIX-XX гасыр әйберләре шактый. Аларны җирле милләттәшләребез мәдәни үзәккә берничә ел дәвамында туплаган. Милли үзәк вәкилләре Алтай крае буйлап экспедицияләргә йөрү нәтиҗәсендә дә күп әйберләр җыелган. Музей исә Алтай крае губернаторы Александр Карлин гранты ярдәмендә ачылган. “Әлеге әйберләрне безгә Алтай краенда яшәүче милләттәшләребез берничә ел дәвамында алып килде. Без исә аларны бергә туплап, музей ачарга булдык. Алар арасында XIX-XX гасырларда эшләнелгән бишек, борынгы Коръән китабы да бар”, – диде Артем Зиннәтуллин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев