Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Барнаул татарлары Алтай милли мәдәниятләре фестивалендә иң яхшы биючеләр дип табылган

Алтай краенда яшәүче татарлар әлеге төбәкнең милли мәдәниятләре фестивалендә катнашып, призлы урыннар яулаган. Фестиваль 22 октябрьдә узган.

Фестивальдә катнашучыларның берсе, “Дулкын” татар милли үзәге җитәкчесе Артем Зиннәтуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына билгеләп үткәнчә, милли үзәккә йөрүчеләр фестивальдә өч номер тәкъдим иткән: ике бию һәм бер җыр. “Барлык катнашучылар да дипломнарга ия булды, без башкарган бию исә призлы урын яулады", диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев