Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Барнаул яшьләре Артур Конан Дойльнең пьесасын татар теленә тәрҗемә итә

Барнаул татар яшьләре театр түгәрәге оештырган. Хәзер алар “Шерлок Холмс әфәнде маҗарасы” исемле 20 минутлык пьесаны тәрҗемә итү белән мәшгуль. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына театр түгәрәген оештыручы Галия Хисмәтуллина хәбәр итте. “Әлеге әсәрне Артур Конан Дойль язган. Без әле эшне башлап кына җибәрдек, әмма түгәрәккә килүчеләрнең барысына да беренче репетицияләр ошады. Спектакль кую тиз генә эшләнелә торган эш түгел, иң мөһиме актерларның көче һәм түземлеге җитсен”, - ди Г. Хисмәтуллина. Репетицияләрне һәр чәршәмбе көнне уздыралар. “Комедия, әлбәттә инде, татар телендә булачак. Русча вариантын минем укучыларым бик күп конкурсларда күрсәтеп, дипломнарга лаек булды. Бу инде әзер спектакль, аны тәрҗемә генә итәсе. “Шерлок Холмс”ның татарчасы да зур уңышларга ирешер, дип өметләнәм”, - диде түгәрәкне оештыручы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев