Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Барнаул каласындагы Татар мәдәнияте үзәге, милләттәшләребезне җыеп, "Карга боткасы" бәйрәмен уздырган

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “Яшь йөрәкләр” клубы җитәкчесе, Барнаулда татар милли хәрәкәте активисты Артем Зиннәтуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, “карга боткасы”на 35ләп кеше җыелган. Күбесе үзәккә беренче тапкыр гына килгән. “Алтайга яз килүе нык сизелә. Чараның төп өлеше дә яз каршылау булды. Катнашучылар төрле ярмалардан пешерелгән боткадан авыз итте. Яшь активистлар кара карга булып киенде һәм халык аларны “каршы алды”. Сүз уңаеннан, тәмле камыр ризыклары һәм ботка пешереп килүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Балалар да үз сәләтләрен күрсәтә алды. Алар язга багышланган рәсемнәр ясады”, – диде Артем Зиннәтуллин. Аның сүзләренчә, бу быел милли-мәдәни үзәктә үткәрелгән чараларның соңгысы булмаячак, чөнки 2017 ел Алтай татарлары милли хәрәкәтенә 25 ел тула. Әлеге датаны алар зурлап уздырырыга ниятли.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев