Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бармы ришвәттән дәва?" спектакле берьяклы гына килеп чыккан" - Фатыйх Сибагатуллин (видео)

Россия Дәүләт Думасы депутаты, язучы, танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Сибагатуллин Г.Камал театрының Мәскәүдәге гастрольләре репертуарындагы коррупция проблемасын каты тәнкыйтьләнүче «Бармы ришвәттән дәва?» спектакленә игътибар иткән. Депутат сүзләренчә, Россиядә ришвәтне тамырдан корыту кирәк. Ул бу хакта "Татар-информ" корреспондентына белдерде. «Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында ришвәтчелеккә каршы көрәштә законнарны камилләштерү бара. Әгәр дә закон кабул ителсә, ришвәтченең генә түгел, аның туганнарының да мөлкәте конфискацияләнәчәк. Ришвәтчелекне тамырдан корыту өчен лаеклы хезмәт хакы түләргә кирәк, шулай ук идеология кирәк. Төп проблема нәкъ менә идеология булмауда. Ә «Бармы ришвәттән дәва?» спектакленә килсәк, ул берьяклы гына килеп чыккан», – дип белдерде Фатыйх Сибагатуллин.  

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев