Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бар кеше алдында баш иеп, рәхмәт сүзләре әйтәсе килә" - Минтимер Шәймиев

Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көне ул – зур көч түгеп, фидакарь хезмәт белән ирешелгән бәйрәм. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәменә багышланган бәйрәмдә шулай дип билгеләп узды. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуындагы тантана Теннис академиясендә үтте. “Ата-балаларыбыз гомер-гомергә, буыннан-буынга эшләп, һәрвакыт зур уңышларга, зур терлечелек продукциясенә өмет баглап яшәде. Әйтергә кирәк, хәзерге уллары-кызлары, аларның нинди хезмәт куйганнарын истә тотып, ризыкның ничек итеп өстәлгә килеп эләккәнен күреп үскән, тормышның бөтен авырлыклары белән очрашкан буынга рәхмәт йөзеннән шундый мул уңыш өчен тырыша. Нәтиҗәдә, шундый матур уңыш бәйрәме барлыкка килде. Бар кеше алдында баш иеп, рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көне – бөтен халык бәйрәме, зур көч түгеп, фидакарь хезмәт белән ирешелгән бәйрәм. Бүген республика ирешкән нәтиҗәләр – игенчеләр, терлекчеләрнең көндәлек хезмәт нәтиҗәсе. Бүгенге тантана чын мәгнәсендә тарихи тантана. Моның кадәр уңыш алып, бу чаклы сөт җитештергән юк иде әле. Сөт җитештергән республика авыл хуҗалыгында иң зур дәрәҗәдә эшли белә торган төбәк булып санала. Һәрвакыт шулай булды һәм шулай булачак та! Киләчәктә дә матур итеп эшләргә язсын!” – дигән теләктә калды Минтимер Шәймиев. Дәүләт Киңәшчесе әйтүенчә, бу зур җиңү һәм бу сүздән куркырга кирәкми. “Башка культуралар өчен чәчүлек мәйданнарын киметкән килеш тә, 5 млн тонна икмәк җыеп алу – зур уңыш. Республиканың барлык тармакларда да үсеш алуы, бөтен ил өчен үрнәк булуы безнең халыкның булдыклылыгы, тырышлыгы турында сөйли. Без эшли белүебезне күрсәттек, бу барыбызның да казанышы”, – дип белдерде Минтимер Шәймиев. Дәүләт Киңәшчесе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны да мактап телгә алды. Аның башта институтны тәмамлауга колхоз рәисе, аннары менә инде 18 ел министр булуын билгеләп узды. “Булдыра, һәркемгә җаен таба белә, үз эшенең остасы, талантлы, булдыклы. Безгә аның кадерен белергә кирәк”, – диде. “Нык рух, күтәренке күңел белән эшләргә язсын!” – дип тәмамлады Минтимер Шәймиев тәбрикләү чыгышын.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев