Татар матбугаты
Бар да гаиләдән башлана
Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысасында узган “Гаилә, демография, милли тәрбия“ исемле секциядә яңгырган һәр фикернең очы ахыр чиктә әнә шул язылмаган кагыйдәгә барып тоташты. Телебезне, милләтебезне ничек саклап калырга? Баланы ничек дөрес тәрбияләргә? Максат бер. Фикер алышуда катнашкан тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев сүзләре белән әйтсәк, “рецептлар“ы гына төрле.
Бүген Татарстанда биш туйга дүрт аерылышу очрагы (!) туры килә икән. Гаилә таркалуга китергән сәбәпләр турында сөйләгәндә, күпләр иң элек хыянәтне күздә тота. Тик бүген ул да “популярлыгы“н югалта бара икән. “Без аерылышуга китергән дүрт сәбәпне ачыкладык. Бүген яшь гаиләләрнең күбесе бер-берләрен аңламау, уртак тел таба алмау аркасында таркала.
Хыянәт, эчкечелек һәм мөнәсәбәтләргә туганнарының тыкшынуы аркасында аерылышкан парлар да күп“, – ди Татарстан Фәннәр академиясенең гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Флера Илдарханова. Күптән түгел үзәк белгечләре республиканың 15 районында тикшеренү уздырган. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, соңгы арада яшь гаиләләр арасында икесе дә бер үк милләт вәкиле булган парлар саны арткан. “Бүген ата-аналарның 75 проценты балаларын дин кушканча тәрбияләргә тели. Дин аша әдәп-әхлак тәрбиясе бирелә, рухи байлык арта. Балалары гаилә корганда, әти-әниләре булачак кияү-киленнәренең дә үз диннәрендә булуын тели“, – ди Флера ханым.
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та, динле, иманлы гаиләнең генә киләчәге бар, дип саный. “Башка калфак һәм түбәтәй кию белән генә эш бетми. Иманы булмаса, татар халкының киләчәге дә булмаячак“, – ди ул. Җәлил хәзрәтнең мөнбәрдән әйтелгән һәр сүзе, гадәттәгечә, күңелгә үтеп керерлек, “кара, чынлыкта да шулай бит“ дип, бер туктап уйланырлык иде.
Бүген кызларыбызны гаилә өчен түгел, карьера өчен үстерәбез дигәненә дә залда утыручы күпләр, килешеп, ым какты. Милләт яшәсен өчен гаиләдә ким дигәндә өч бала булырга тиеш дигән сүзләре дә залда утыручыларны битараф калдырмады. “Һәр сәламәт кеше гаилә корырга һәм үзеннән соң үзенә караганда аз булса да яхшырак балалар калдырырга тиеш. Балалар, яшьләр начар, дип зарланабыз икән, монда яшьләрнең бернинди гаебе дә юк. Димәк, без – әти-әниләр, Аллаһы Тәгалә каршында икенче бурычны үтәмәгәнбез. Балалар безгә караганда яхшырак булырга тиеш, – ди Җәлил хәзрәт. – Бүген балаларыбызны яратырлык та мәхәббәтебез юк. Без аларга карьерага, эшкә комачаулый торган артык әйбер дип кенә карыйбыз. Шуңа берне алып кайтканның икенче бала табасы килми, ике балалылар герой ана шикелле йөри. Милләт яшәсен өчен гаиләдә ким дигәндә өч бала булырга тиеш“.
Таптым да бетте түгел, билгеле. Дөньяны яңа таный башлаган сабыйга милли җанлылык хисен сеңдереп, туган телне өйрәтмәсәң, дүрт бала табуың да чүпкә калмагае. “Татар телен белсәң, дөньядагы халыкның яртысы белән аралаша аласың. Ә без шушы телнең кадерен белмибез, аны балаларыбызга өйрәтмибез. Элек, татарча өйрәнсен дип, балаларны авылга кайтаралар иде, хәзер әбиләр үзләре русча сөйләшә. Алар да 11 класс белемле. Шуңа баланы авылга кайтарып та татарчага өйрәтеп булмый хәзер. Гаиләдә игътибар кирәк. Бала нәселе һәм милләте белән горурланып үссен“, – ди Җәлил хәзрәт.
Финляндиянең татар мәхәлләсе имамы Рамил Беляев 13 елга сузылган фәнни эзләнүләрдән соң: “Гаиләләребездә телне яшәтмәсәк, безнең өчен моны беркем дә эшләмәячәк дигән фикергә килгән. “Татарстанда яшәгән вакытта телне саклау проблемасы алай ук сизелми әле. Әгәр дә сез чит илгә китеп барсагыз, татар теленең дәрәҗәсен беләчәксез. Уйлап карасаң, Финляндиягә татарлар моннан 150 ел чамасы элек күченә башлаганнар, дип әйтеп була. Ул вакытта ук Финляндия Россия империясенең бер өлеше булып торган. Алар Финляндия шәһәрләренә барып, вакытлыча яшәп, кире Түбән Новгород өлкәсенә кайтып китә торган булган. 1917 елдан соң Финляндия бәйсезлеккә ирешә. Шул рәвешле алар бәйсез Финляндиядә яши башлый. Рус-фин сугышы вакытында Финляндиядә бер мең генә татар яшәгән. Алар төрле шәһәрләргә утраучыклар булып таралган. Милләттәшләребез алдында: “Аз сандагы динебезне, гореф-гадәтләребезне һәм ана телебезне ничек саклый алабыз“, – дигән бер зур мәсьәлә килеп баскан. Бу фикер һәрбер кешедә уянган“, – диде ул бу уңайдан.
Шул рәвешле бүген Финляндиядә һәр гаилә өйдә татар телендә генә сөйләшә икән. Өйдәге кечкенә бала да балалар бакчасына барганчы фәкать татар телендә генә сөйләшә, ди. Башка телләр белән танышу соңрак башлана. “Татар телен саклау, өйдә куллануның мөһимлеге халык, гаилә, һәрбер ата-ана дәрәҗәсендә танылмаса, махсус оешма, дәүләт тарафыннан нинди генә чаралар күрелсә дә, татар теленең киләчәге булмаячак“, – ди Финляндия кунагы.
Динә Шәкүрова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев