Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Банкетларда татарча җырлаганда, татар кешеләре ахырдан яныма килеп рәхмәт сүзләрен җиткерә" - Оливьер Мукенди Мбвебве

Моннан берничә ай элек кара тәнле егетнең татарча җырлап төшкән видеосы Интернетны шаулаткан иде. Ул анда “Эх, алмагачлары” җырын башкарды. Безнең телдә бик оста җырлагач, ул Илсөя Бәдретдинова, Римма Никитина белән дә җыр башкарды. Ә кем соң ул егет?
«Акчарлак» нәшрият йорты аның белән элемтәгә керә. Аның исеме – Оливьер Мукенди Мбвебве. Казанга Конго республикасының Киншаса шәһәреннән килгән. Әтисе Нтите Изидор Мбвебве, ә әнисе Астриде Кабоко исемле. Оливьер Казанда инде 5 ел яши икән. Тулай торакта тора. Бүгенге көндә КАИның магистратурасында белем ала. Икътисад һөнәрен үзләштерә. Бирегә ул үз иленнән килешү буенча укырга килгән. Казанда яшәү аңа бик ошый. Гәрчә Оливьер Россиянең күп кенә шәһәрләрен күрсә дә, Казанны иң матуры дип саный. Монда яшәргә рәхәт, ди ул. Ә болай Оливьер Екатеринбург, Краснодар, Түбән Новгород, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Чабаксар кебек шәһәрләрдә булган. https://www.youtube.com/watch?v=uADaJUVXU_A – Гаиләдә 17 бала без, – ди Оливьер. – 10 кыз һәм 7 малай. Мин унөченчесе булып дөньяга килгәнмен. Әтием берничә хатынга өйләнде. Шуңа балалар саны да 17гә җитә. 4 ел тулай торакта татар егетләре белән күршеләр булып яшәдем. Алар миңа татарча өйрәтәләр иде. Татарча җырлар тыңлаттылар. Татар җырлары шулкадәр ошады. Аннары бәйрәм оешмасы белән эшли башладым. Алар мине татарча әйбәтләп җырларга өйрәтте. Оливьерның “Эх, алмагачлары” җырын башкарган видеосының тарихы болайрак. Ул аны бер дустына хаталары юк микән дип тыңлатырга гына җибәргән булган. Ә тегесе башка кешегә җибәргән. Менә шуннан әлеге видео бөтен дөньяга таралган да инде. род олив

Оливьерның бертуган сеңлесе белән әтисе

Оливьер үзе француз, инглиз, рус һәм туган теле – лингалада аралаша. Аның Казанда 5 ел яшәү дәверендә бер мәртәбә дә туган ягына кайтканы булмаган. Әти-әнисе белән телефон, интернет аша гына аралашып торалар. Сагынуы бераз йөзенә чыкса да, әле аңа тагын бер ел укыйсы икән. – Банкетларда татарча җырлаганда татар кешеләре ахырдан яныма килеп рәхмәт сүзләрен җиткерәләр. Мине яхшы кабул итәләр. Әлегә “Мин сине яратам”, “Эх сез матур кызлар!” һәм тулысы белән “Эх, алмагачлары” җырларын беләм. Киләчәктә татарча җырларны арттырырга телим. Ә “Акчарлак” газетасы укучыларын якынлашып килүче Яңа еллар белән котлыйм, – диде Оливьер.

Чыганак: http://idel-tat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев