Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Банк тәртипләрен үтәмәгән клиентлар бер банкта да хисап ача алмаячак

Тәртип кагыйдәләрен үтәмәгән гражданнарга һәм эшмәкәрләргә банкта хисап ачу кыенлашачак. Финанс разведка  килешүләрдә теркәлгән тәртиптән баш тартучы һәм килешүләре гамәлдән чыгарылган клиентлар турында Үзәк банкка оператив хәбәрләр җибәреп торачак. Әлеге система 2016 елның IV кварталында эшли башлаячак. Бу хакта, Росинформмониторингка якын чыганакка сылтама белән, "Известия" газетасы хәбәр итә. Бу система финанс учреждениеләре хезмәтеннән файдаланганда тәртипне бозган клиентларның бер банктан икенчесенә "күчеп йөрүе" проблемасын хәл итәр дип исәпләнә. Газета әңгәмәдәше белдерүенчә, хәзерге вакытта Үзәк Банк белән норматив актларны килештерү бара. Үзәк Банкның рәсми вәкилләре документның якын арада Юстиция министрлыгына тапшырыласын раслаган. Финанс разведка хисабыннан күренгәнчә, банклар 142 мең клиент белән килешү төзүдән баш тарткан (бу, 2014 ел белән чагыштырганда, өч тапкырга зуррак күрсәткеч). Банклар шулай ук 94 мең гражданның трансакцияләрен үткәрүдән баш тарткан (2014 ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч шулай ук өч тапкырга күбрәк). Моннан тыш, былтыр 2,3 мең банк килешүе өзелгән (2014 ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч ике тапкырга күбрәк).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X