Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балык Бистәсендә "Гаязов укулары" узган

Балык Бистәсенең Зур Мәшләк мәктәбендә районның татар теле укытучылары семинары узган. Бу хакта "Авыл офыклары" газетасы яза.

Иң элек барлык мөгаллимнәр ачык дәресләргә таралыштылар. “Лексик чараларны сөйләмдә куллану”, ”Тапкырларга табышмак”, "Әбүгалисина-атаклы һәм игелекле галим" һәм башка шундый тирән мәгънәле ачык дәресләр биш сыйныфта үткәрелде. Аларда районыбыз мәктәпләре укытучылары гына түгел, бу чарага килгән язучылар Шаһинур Мостафин, якташыбыз, Зур Мәшләк авылыннан чыккан язучы, галим, уйлап табучы Ринат Нуруллин һәм “Мәгариф” журналы бүлек мөхәррире Таһир Сабирҗанов та катнашты.

Шуннан соң быел өченче мәртәбә “Гаязов укулары” (Әхмәт Гадел) исемле фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Ул елдан-ел югары әзерлекле һәм дәрәҗәлерәк итеп оештырыла. Темалары да бик катлаулы һәм үзенчәлекле иде. Аңа һәр мәктәптән укучылар үзләре сайлаган тема буенча чыгышлар әзерләп килгән иделәр.

“Әхмәт Гадел иҗатының үзенчәлекләре”, ”Әхмәт Гадел мирасы һәм хәзерге заман” дигән темаларга һәр укучы үзе әзерләп килгән эшләре белән таныштырды. Аларның барысы да тирән эчтәлекле һәм фактларга нигезләнеп әзерләнгән иде. Зур хәстәрлек белән килгәннәре күренеп тора, теманы ачып бирә белделәр, композиция тулылыгы, дөрес нәтиҗә ясау, теманың актуальлеге, логик эзлеклелек, сөйләм осталыгы ягыннан югары уку йортлары студентларының курс эшләреннән бер дә ким димәссең. Шуңа күрә жюри әгъзаларына иң яхшы әзерлекле укучыларны сайлап алуы шактый кыенга туры килде.

“Әхмәт Гадел иҗатының үзенчәлеге” дигән темага әзерләнгән дистәдән артык эш арасыннан шактый зур бәхәсләрдән соң беренче урын Шомбыт мәктәбеннән Рәфис Исмәгыйлев эшенә бирелде.

Әлеге чараның йомгаклау өлешендә килгән кунаклар киләчәктә мондый конференцияне республика күләмендә үткәрергә кирәк дигән тәкъдим белән чыктылар. Чөнки, язучы якташыбыз Әхмәт Гаделнең тууына киләсе елда 75 ел булачак. Күпкырлы эшчәнлеге белән ул моңа лаеклы шәхес.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев