Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балтачта "Талантлар иленә сәяхәт" дип аталган бәйгегә әзерләнәләр

Балтачның "Факел" клубы "Хезмәт" газетасы белән берлектә "Талантлар иленә сәяхәт" дип аталган бәйге игълан иткән иде. Әлеге бәйгедә җыр-моңга, нәфис сүзгә, биергә сәләте булган 50 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала. Клуб хезмәткәрләре үзешчән артистларга репетицияләргә килү мөмкинлеге дә тудырды, дип яза җирле басма.

Бу көннәрдә "Факел" диварлары җыр моңга күмелде, чөнки биредә репетицияләр гөрли, өлкәннәребезнең талантларына сокланып туймаслык. Аларның барысы белән дә 7 октябрь көнне “Факел”да узачак "Талантлар иленә сәяхәт" дип аталучы бәйрәм кичәсендә танышып булачак, диелә язмада.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев