Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балтачта сугыш чоры ятимнәрен кайгырталар

Әтиләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган яки хәбәрсез югалган сугыш чоры балалары хөрмәтенә ил күләмендә "Ветеранны ветеранча кайгырту" акциясе башланды. Шул уңайдан Балтач районы җирлегендә авыр хәлле тормышта яшәүче сугыш чорының 10 ятименә, ягъни ветераннарга солдат хатлары кебек өчпочмаклы хатлар һәм азык-төлек тутырылган каплар тапшырылды. Бу хакта районның “Хезмәт” басмасы хәбәр итте.

Районның Ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина Югары Ушма авылында гомер итүче Лидия Миронова өендә булып, тормыш-көнкүреше белән танышып, хәлләрен белештеләр. Аның әтисе Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган. Әтисенең Бөек Җиңүне якынайтуга керткән өлеше өчен Лидия Васильевнага рәхмәт белдерделәр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев