Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балтачта революциягә кадәрге ташпулатлар сакланып калган

Балтач районы Чутай авылында кызыл кирпечтән салынган бу келәт Бөек Октябрь революциясенә кадәр салынган һәм хуҗаларына хәзер дә игелекле хезмәт күрсәтә.

“Әлеге келәтләр бай заманыннан калган, – ди әлеге нигездә туып үскән, бүген Казанда яшәүче Илсур әфәнде. – Үзгәреш җилләреннән соң аларны ат утары иткәннәр. Ат абзарлары хәзерге берничә хуҗалыкны берләштереп торган. Сез аның ничек оста итеп эшләнешенә карагыз, җил үткәргечләренә кадәр бар, ул чорларда төзелештә йомырка кулланылган, шуңа да измәсе гасырлар буе нык сакланган”.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев