Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балтачта өлкәннәр өчен "Угадай мелодию" уенын үткәргәннәр

«Хыял» яшьләр үзәге «Наз» социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүче өлкәннәр арасында «Угадай мелодию» уенын үткәрделәр, дип хәбәр итте Балтач районы “Хезмәт” газетасы.

Әлеге чараның төп максаты — ял итүчеләрнең көнен онытылмаслык итеп уздырып, кәефләрен тагын да күтәрү. Биредә 5 командага бүленгән 30 катнашучыга 50 җыр көе тәкъдим ителде. Уен бик кызык һәм күңелләргә кереп калырлык итеп оештырылган иде. Катнашучыларның яше өлкән булуга карамастан, алар музыка өлкәсендәге белемнәрен бик оста күрсәтә белделәр. Олылар әлеге уенны үз итеп, бик канәгать калдылар һәм оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен ирештерделәр.

Кискен һәм шул ук вакытта шаян-көлкеле уен нәтиҗәсендә, «Наз» командасы җиңү яулады. Икенче урында - «Дуслык», өченче - «Картлык-шатлык», дүртенче - «Кояш» командалары. Һәрбер командага «Хыял»ның истәлекле бүләкләре һәм дипломнары тапшырылды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев