Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балтачта Мирхәйдәр Фәйзине искә алдылар

18 ноябрь көнне Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 125 ел һәм "Галиябану" драмасы язылуга 100 ел булды. Бу уңайдан районыбыз җирлегендә зур чаралар үтте, дип яза "Хезмәт" газетасы.

Очрашуның беренче өлеше Шода авылында урнашкан Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге музей-йортта булды. Ерак аларны якын итеп кайткан Мирхәйдәр Фәйзинең туганнарын Шода авылы якты йөз, ипи-тоз белән каршы алды. Музей директоры Фәрхәт Рәшитов чарага килүчеләрне иң элек драматургның тормыш юлы, Шода белән бәйле истәлекләре, “Галиябану”ның язылу тарихы белән таныштырды. Районыбыз данын еракларга таныткан Чепьяның “Халыклар дуслыгы” музее директоры Гарифҗан Галиев юбилей истәлеге дип музейга картина бүләк итте.

Соңыннан чара кунаклары район мәдәният үзәгендә үткән "Елатыр һаман, җырлатыр һаман Галиябануның мәңгелек моңы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә катнашты. Бирегә шулай ук Г. Камал, К. Тинчурин театрлары артистлары, Милли музей хезмәткәрләре һәм күренекле шәхесләр дә кайтты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев