Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балтачта "Күңел җылысын биреп" дип аталган әдәби-музыкаль кичә узган

Балтач районы мәдәният үзәгендә Балтач урта мәктәбе коллективы “Күңел җылысын биреп” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде, дип хәбәр итә җирле “Хезмәт” газетасы. Кышның зәмһәрир салкын бер көнендә күңелләрне җылытырлык, кадерле әниләргә мәхәббәт, аларның бөекленә дан җырлаган бу кичә Яңа елга аяк баскан көннәрдә бик урынлы булды. Әниләр көнен ноябрь аенда билгеләп үтсәк тә, аларның бөеклеге, кирәклеге хакында көндәлек сөйләсәк тә, һәрдаим бәйрәм ясасак та һич артык түгел, чөнки әниләрдән башка яшәүне күз алдына да китереп булмый. Бу кичәгә килүчеләр моңа тагын бер кат инанды. Эчтәлекле, тирән мәгънәле кичәдә тамашачылар сәхнәдәгеләргә кушылып җырлады да, елады да, биеде дә. Кичә сәхнәгә яңа талантларның күпләп чыгуы белән дә истә калды, чөнки бәйрәм сәхнәсендә өр-яңа йолдызчыклар кабынды. Шахмат уйнауда инде танылып килүче Әмир Абдрахмановның нәфис сүз сөйләп гаҗәпләндерүе, Ислам Һадиев, Мәдинә Мостафина, “Айдирә” триосының өздереп җырлавы көчле алкышларга күмелде. Башлангыч сыйныф укучылары башкаруындагы “Поп-корн”, “Каравай” биюләре һәм биюле-җырлы шаян чыгышларны да тамашачы җылы кабул итте. Укучылар белән бергә әниләр алдында имтихан тоткан укытучыларга да алкышлар мулдан булды. Ир-егетләр, кызлар ансамбле башкаруындагы җырлар, күмәк биюләр югары дәрәҗәдә башкарылуы белән аерылып торды. Казан сәхнәләрен яулап зур танылу алган районның җырчы сандугачы Илидә Җәләлиева, нәфис сүз остасы Динә Бәйрәмова, “ЭРА” бию төркеме, 10-11 нче сыйныф укучыларыннан торган театр коллективын тамашачы сәхнәгә кат-кат чакырды. Чыгарылыш сыйныф укучыларының төрле милләт җырларыннан торган композицияне уен коралларында үзләре уйнап башкарулары да соклану хисләре уятты. Өздереп җырлаучылар, оста биючеләр, нәфис сүз осталары, төрле уен коралларын үзләренә буйсындыручы егетләр һәм кызлар укый икән Балтач мәктәбендә! Мәктәп директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева: “Мәктәбебезнең ирешкән уңышлары - ул, һичшиксез, сезнең дә уңыш. Әлеге җиңүләр артында баланың таланты, укытучының тырышлыгы гына түгел, иң беренче чиратта, әниләрнең сабырлыгы һәм олы ярдәме дә. Бүгенге чыгышларыбызның һәрберсен сезнең хезмәтегезгә олы рәхмәтебез итеп кабул итегез”, – дип, әниләргә булган олы хөрмәтен белдерде кичә ахырында. Район мәгариф идарәсе методисты Резеда Гаязова: “Менә шушы балаларга гомер бүләк итеп, аларны җил-давыл тидерми җәмгыятькә лаеклы кеше итеп үстерүче әниләргә ничек итеп рәхмәт белдермисең ди. Рәхмәт, мең рәхмәт сезгә, әниләр! Мәктәп коллективы әниләр белән кулга-кул тотынып эшләгәндә генә зур уңышларга ирешә ала, – диде. – Талантлы балалар үстергән әти-әниләр үзләре дә талантлы була. Бәлки киләчәктә мәдәният үзәге сәхнәсендә гаилә чыгышларын күреп тә сокланырбыз әле”, - дип “өй эше” бирде. Кичәнең җыр-биюгә генә корылмыйча, тәрбияви рухта баруы тамашачыны уйланырга, нәтиҗәләр ясарга мәҗбүр итте. Ялгышлардан, төзәтеп булмаслык яра ясаудан беркем дә хали түгел. Фәнзия Төхвәтуллина белән Венера Мостафина әзерләгән махсус композицияне тамаша кылганнан соң, залда тынлык урнашты. Күңел түрендә җыелган хисләр ташкыны күз яшьләре булып тышка бәреп чыкты. Әле туарга да өлгермәгән баланың җан авазы белән яшисе килүен, ятим баланың әнисе хакындагы җылы хисләрен, картлар йортындагы ананың ничек итеп баласын сагынуын, шул сагынудан үлгән ананың җәсаде янында улының үзен гаепле сизеп өзгәләнүен чагылдырган гыйбрәт-монологларны залдагы бер генә кеше дә битараф карый алмады. Уйландырды, күпме сабак бирде әлеге кичә. Рәхмәт балаларга, аларны сәхнәгә әзерләгән укытучыларга, остазларга, талантлы балалар үстергән әниләргә! Күңелдән чыккан гына күңелгә барып җитә, диләр, күңел җылыгыз өчен рәхмәт, диелә Балтач районы газетасында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев