Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балтачта "Хыял" яшьләр үзәге "Мастер-шеф"дип аталган конкурс үткәрде

Балтачның «Хыял» яшьләр үзәге икенче ел рәттән «Мастер-шеф» конкурсы үткәреп, анда әлеге һөнәрне үзләренең тормыш юлдашы иткән егетләр һәм кызларны катнаштырды. Конкурс кысаларында яшь пешекчеләрнең ризыкны әзерләү ягыннан осталыкларын гына ачыклап калмыйча, фантазияләренең никадәр киң булуы да тикшерелде.

Районның «Хезмәт» газетасы шул хакта хәбәр иткәнчә, конкурс өч этаптан торды. Аның беренчесендә өйгә эш тикшерелде. Ягъни җиләк-җимешләрдән эшләнгән композицияне жюри әгъзаларына тәкъдим итү. Икенчесе - «Кулинар викторина» кысаларында сорауларга җавап бирү. Өченчесе - 1 сәгать эчендә өч төрле ризык әзерләү буенча «Кулинар бәйге».

Әлеге конкурсны бәяләргә читтән кешеләр чакыртылды һәм алар үз бәяләрен креативлык ягыннан чыгып бирделәр. Катнашучылар яшь булуына да карамастан, виртоуз пешекче икәнлекләрен раслап, жюри әгъзаларына берсеннән-берсе тәмле һәм зәвыклы ризыклар тәкъдим иттеләр. Бик көчле сынаулар үтеп, Рүзәл Гыйләҗетдинов һәм Гөлүзә Муллагалиевадан торган «Фруктовый рай» җиңүче булып танылды. Икенче урында «Фруктовый сад» (Никита Михайлов һәм Махрәҗамал Баймамедова), өчтә исә «Бәхет кошы» командасы (Искәндәр Муллагалиев һәм Илүзә Каюмова). Командаларны ихластан котлап, «Хыял» үзәге һәм шәхси эшмәкәр Әлфия Мусина истәлек бүләкләре һәм дипломнар тапшырды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев