Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балтачта беренче тапкыр "Туым җондозы" VIII фестивале узды

Керәшен халык җырларын башкаручы яшьләр арасында “Туым җондозы” – “Рождественская звезда” VIII фестивалененең сайлап алу турлары үткәрелә. Быел андый турларының беренчесе Балык Бистәсендә узды. Икенче зональ тур Балтач мәдәният үзәгендә узды, диелә әлеге районның «Хезмәт» газетасында. Конкурста Мамадыш, Кукмара һәм Балтач вәкилләре чыгыш ясады. Фестиваль Балтачта беренче тапкыр уза. Субаш, Дорга, Чепья авылларының иҗат коллективларының чыгышларын жюри югары бәяләде. Балтач данын Айсылу Әсадуллина җитәкчелегендәге “Яшьлек” гөсләчеләр ансамбле да яклады. Айсылу үзе ялгыз җыр белән чыгыш ясады. Рамазан Әсадуллинның гөсләдә көйләр уйнавы, Закирҗанова һәм Әсадуллина Таңсылулар башкаруындагы керәшен җырлары көчле алкышларга күмелде. Аларның һәркайсы беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Алар Алабугада икенче ярымфиналда чыгыш ясау хокукына ия булды. Узып барган елның соңгы ае керәшеннәр дөньясында чираттагы бер матур вакыйга белән истә кала, дип яза газета.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев