Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балтач урта мәктәбе укучылары Тинчурин театры сәхнәсендә тамашачыны таң калдырган

29 ноябрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Ул кабызган утлар балкышы» исемле гала-концерт уздырылды. Анда бөек драматург, артист, режиссёр К.Тинчуринның тууына 129 ел тулу һәм татар театрының 110 еллыгы уңаеннан, мәктәп укучылары арасында үткәрелгән республика бәйгесенә йомгак ясалды. Бу хакта районның “Хезмәт” газетасы яза.

Бәйгенең зона сайлап алу этаплары ай дәвамында Буа, Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә уздырылган иде. Республика мәктәпләрендә белем алучылар спектакльдән өзек, монолог һәм җыр номинацияләрендә көч сынашты. Балаларның чыгышын Татарстанның танылган сәнгать әһелләреннән, фән һәм җәмәгать эшлеклеләреннән торган мәртәбәле жюри бәяләде.

Финалга үткән укучыларга Казан буйлап экскурсия оештырылды. Төшке аштан соң исә театрның гримерлары бәйге финалистларына грим салу буенча мастер-класс уздырды. Бутафория, костюмнар цехы буйлап уздырылган экскурсия дә балаларда зур кызыксыну уятты.

«Ул кабызган утлар балкышы» гала-концертын Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов ачып җибәрде. Ул билгеләп үткәнчә, быел бәйгедә республиканың 300дән артык мәктәбеннән балалар катнашырга теләк белдергән.

Гала-концертта җиңүчеләрне Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин, Татарстанның халык артистлары Исламия Мәхмүтова, Әнәс Галиуллин, Зөфәр Харисов, ТР Мәдәният министрлыгының һөнәри сәнгать һәм сәнгати белем бирү бүлеге баш белгече Аида Мозаффарова, Тинчурин театры музее мөдире Розалия Чабатова, республика районнарының мәдәният бүлеге җитәкчеләре һәм башкалар тәбрикләде. Финалга узган укучылар спектакльләрдән өзекләр, монологлар тәкъдим итте, җырлар, биюләр башкарды. Төрле номинациядә җиңүчеләр диплом, сын һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Җиңүчеләргә бәйгенең төп бүләге — «Бәллүр Кәрим» сыны тапшырылды.

Безнең Балтач урта мәктәбе укучылары үзләренең сәләтләрен тагын бер кат күрсәтеп, Тинчурин театры сәхнәсендә тамашачыны таң калдырдылар. Без чын мәгънәсендә үз укучыларыбызның чыгышлары белән горурланып утырдык. 10-11 сыйныф укучылары Азат Фәйзрахманов, Алсу Хәкимуллина, Азат Әүхәдиев, Алсу Хаҗиева, Алмаз Иванов, Динә Әһлиуллина, Ильяс Хәкимҗанов, Руслан Ибраһимов, Диләрә Гыйләҗева, Илһам Кадыйров, Лилия Галимҗанова, Гөлшат Галимуллина, Илсөя Хәбибуллина, Илназ Габидуллин (Җитәкчеләре Төхфәтуллина Фәнзия Зиннур кызы, Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы) Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасыннан өзекне сәхнәләштереп, 1нче урын яуладылар. Ә “Спектакльдән җыр” номинациясендә шул ук драмадан Сәрвәр-Надир дуэтын башкарган Илидә Җәләлиева (7-в) һәм Азат Фәйзрахманов (10-а) (җитәкчесе Сабирҗанов Фәнис Фәрит улы) 2нче урынга лаек дип табылдылар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев