Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балтач районының Ярак-Чурма авылында дүртенче күпфункцияле үзәк төзелә

Балтач районының Ярак Чурма авылында күпфункцияле үзәк ачарга җыеналар, дип яза Балтач районының “Хезмәт” газетасы. Татарстан Президенты программасы кысаларында мондый комплекслар районның Алан, Әтнә, Түнтәр авылларында төзелгән иде, чираттагысы исә Ярак Чурма, Гондыр авылларында яшәүче удмурт халкына хезмәт күрсәтәчәк. Әлеге әһәмиятле объектларның һәммәсен дә район җирлегендә эшләп килүе “Стройсервис” оешмасы файдалануга бирә килде. Монысын сафка бастыруны да аларга тапшырганнар. Төзелешкә 21 миллион 700 меӊ сум акча бүлеп бирелгән. Ләкин җирлекләрдә башкарылган төзелеш эшләре, финанс яктан да, физик яктан да беркайчан да бер генә кеше, һәм бер генә оешма җилкәсендә генә калмый. Ярак Чурмадагы комплекска илтүче юллар да җыелган үзара салым хисабыннан салынса, капка-коймалар торгызу, юлларны күтәртү чыгымнарын «Алга» күмәк хуҗалыгы үз өстенә алган. Шулай ук Балтач «МДСУ-1» оешмасы да кушылган. Хәзергә газ кертү мәсьәләсе хәл ителә. Май аенда ук Башкортстанныӊ Туймазы районына – газ котельныена заказ бирелгән, кайтуын көтәләр. Бүлмәләрдә җылылык системалары эшләнгән, электр уты линияләре сыналган. Бу эшкә тәҗрибәле «Гранит» ширкәте егетләре җаваплы. Уӊайлы һәм зәвыклы ишекләр куелган. Буяу эшләре дә тәмамлану алдында. "Төзүчеләр көненә барлык эшне төгәлләргә исәп, бу үзебезнеӊ Һөнәри бәйрәмгә зур бүләк булачак, - ди “Стройсервис” оешмасы җитәкчесе Наил Сафиуллин. Күпфункцияле үзәкләрдән авыл халкы канәгать".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев