Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балтач районында Римма Ибраһимова исемендәге "Халык зур ул, моңлы ул…" дигән зонаара ачык фестиваль-конкурс үтте

Балтач районы Түбән Кенә авылы мәдәният йортында Римма Ибраһимова исемендәге «Халык зур ул, моңлы ул…» дигән зонаара ачык фестиваль-конкурс үтте. Бәйгедә 100дән артык конкурсант нәфис сүз, вокаль ансамбль, композитор әсәре, фольклор, татар халык җыры номинацияләре буенча иҗади ярышты. Аларның эшләрен мәртәбәле жюри әгъзалары: шагыйрә, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты хезмәткәре Шәмсия Җиһангирова, Татарстанның халык артисты, якташыбыз - Түбән Кенә авылы кызы Римма Ибраһимова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Радик Михайлов, Кенәбаш авылы егете, җырчы Рафил Җәләлиев бәяләде, дип яза районның “Хезмәт” газетасы сайты. Әлеге мәдәни чара икенче елын үткәрелә. Кенә мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Римма Низамиева сүзләренчә, аның географиясе киңәйде, бирегә Балтач районы мәктәпләреннән генә түгел, күрше Арча, Кукмара, Саба, Биектау районнарыннан, Малмыждан да гаризалар кабул ителде. “Быелгы бәйге мәктәбебезнең 100 еллыгы уңаеннан үткәрелүе белән дә истә калачак. Максатыбыз балаларның талантын ачу, укучыларның башкару сәләтләрен үстерү, татар милли музыкасы аша укучыларга мәдәни һәм әхлак тәрбиясе бирү, татар теленә мәхәббәт тәрбияләү”, – ди ул. Татар балалары үз туган телен камил белмәгән вакытта башка милләт балаларының татар телендә шигырь сөйләп, җыр сузуы таң калдыра. Әйтелешләре чиста булмаса да, омтылышлары куандыра. Фестиваль-конкурс талантларны гына барлап калмый, аларны зур сәхнәгә әзерләүдә дә мәйдан булып тора. Узган ел мәртәбәле жюри алдында имтихан тоткан конкурсантлар теләк-тәкъдимнәргә колак салган, чыгышлар камилләшкән, үз өсләрендә эшләү ачык чагыла. Бәйгедә исә беренче елын гына катнашучылар да сер бирмәде. Тамашачы һәр чыгышны көчле алкышларга күмде. Һәрбер чыгыштан соң балаларга сертификат һәм истәлеккә китап бүләк ителде. Әлеге бәйгене оештыру эшләре белән янып йөргән Римма Наилевна чара барышында жюри әгъзаларына мөрәҗәгать белән чыкты. “Бәйге барышында гына балага кимчелекле якларны күрсәтеп, дөрес итеп җырларга, шигырь сөйләргә өйрәтүе авыр. Бәлки эшне балаларны әзерләүче укытучылардан башларгадыр, районыбызга кайтып, алар өчен семинарлар үткәрергә кирәктер”, – диде. Шәмсия һәм Римма ханымнар әлеге тәкдимне бик теләп кабул иттеләр. Бәйге кичен гала-концерт белән тәмамланды. Фестивальнең төп иганәчесе булган “Таттелеком” җәмгыятенең матбугат хезмәте җитәкчесе Рөстәм Зәкуан, генераль директор урынбасары, якташыбыз Рафил Хисамиев “Татар халык җыры” номинациясендә чыгыш ясап, бәйгенең Гран-при иясе булган гимназия укучысы Зәлия Әубәкеровага 19 меңлек телефон бүләк итте. Башка еллардан аермалы буларак, бәйгедә тагын бер Гран-при иясе – Арча районы Шушмабаш мәктәбе укучысы Тукайның “Су анасы”н сөйләп таң калдырган Таһир Кәримовка Татар конгрессы тарафыннан әзерләнгән планшет тапшырылды. Фестиваль-конкурсның тагын бер сезоны артта калды. Тарих битләренә ул шатлык хисләре, җиңелү ачылары һәм киләсе сезонга зур максатлар билгеләү белән язылды. Тиздән, бик тиздән бәйге үз нәтиҗәләре белән сөендерер. Олы сәхнәләрдә Римма Ибраһимова кебек моңлы җыр сузган яисә Шәмсия Җиһангирова кебек күңелләргә үтеп керерлек шигырь сөйләүчене ишетсәгез, ул, һичшиксез, «Халык зур ул, моңлы ул…» исемле зонаара ачык конкурс-фестиваль үстергән талант булачак, диелә Балтач газетасында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев