Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балтач районында "Йолдызлык" фестиваленең сайлау турлары үтә

Балтач районында “Йолдызлык” фестиваленең сайлау турлары үткәрелә. Сәнгать мәктәбе җитәкчесе Миләүшә Нәфыйковна җитәкчелегендәге жюри җыр-биюгә, сәнгатьле сөйләмгә сәләтле балаларны барлый. Жюри көн саен якынча 50ләп баланың чыгышын тамаша кыла. Былгы чыгышлар былтыргысыннан хәзерлекле килү, киемнәргә зур игътибар бирелүе белән аерылып тора, дип хәбәр итә районның “Хезмәт” газетасы. Декабрь беткәнче муниципаль этап өлешен төгәлләргә исәп, ди жюри әгъзасы, мәгариф идарәсеннән Әлфия Тәкыева. “13 декабрь көнне башлангыч сыйныф укучыларының чыгышын карадык, аннары балалар бакчаларын барладык. Бүген дә сайлап алулар дәвам итә. Тагын Чепья зонасы буенча да чыгышлар булачак”, - ди ул. Быел Смәел, Бөрбаш, Кариле балалары да актив катнаша икән, диелә хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев