Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балтач районында "Бишек туе" уздырганнар

4 октябрьдә Балтач районы Мәдәният үзәгендә “Бишек туе” дип исемләнгән күркәм бәйрәм узды. Ул “Ак калфак” район хатын-кызлар оешмасы, районның мәгариф идарәсе һәм мәдәният үзәге хезмәткәрләре белән берлектә, әзерләгән, диелә “Хезмәт” газетасында.

Мәдәният үзәгенең икенче катында бишекләрдән күргәзмә эшләнеп, алар арасында бик борынгыларын да, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үскән бишекне дә күрергә мөмкин иде. Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле - районның иң яшь гаиләсенә бишек бүләк итү булды. Миләүшә һәм Марат Дәүләтшиннарның шушы көннәрдә генә дөньяга аваз салган уллары Сәмир талчыбыктан үргән бишектә үсәчәк. Дәүләтшиннарның сабыйлары иманлы, тәуфыйклы булып, әти-әни тигезлегендә үссен.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев