Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Укучының зәвыгын бететерергә ярамый" (Балтач районы үзәк китапханәсендә язучылар һәм милли китапханә хезмәткәрләре белән очрашу узды)

Балтачлылар белән очрашуга Татарстан Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, сирәк кулъязмалар бүлеге хезмәткәре Айрат Заһидуллин, язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучылар Ольга Журавлева һәм Рәфкать Карәми килгән иде. Очрашып сөйләшү үзара хезмәттәшлек идеясын алга сөреп, республикабызда яшәүче төрле милләтләрнең үзара дуслыгына дан җырлады. Ирек Һадиев белдерүенчә, бу юнәлештә иң беренче чиратта китаплар ярдәмгә килә. Ничек итеп китап ярдәмгә килсен дип каршы килергә ашыкмагыз. Чөнки милләтләрнең үзара дус тату, гореф-гадәтләрне белеп, аларга хөрмәт белән карарга нәкъ менә китаплар өйрәтә. Китапханәчеләр исә әлеге олуг байлыкны укучыларга тәкъдим итүдә зур роль уйный. Очрашу вакытында китапханәчеләр милли китапханәнең эшчәнлеге, сирәк кулъязмалар белән видеоязма аша танышты. Бүгенге көн язучылар, халыкны кызыксындырган темалар һәм бүгенге әдәбиятның торышы турында каләм ияләре Данил Салихов, Рәфкать Карәми һәм Ольга Журавлева бик ачыргаланып сөйләде, диелә район хәбәрендә. – Без яшь чакта кесәбездә 5-10 сум акча булса, иң беренче эш итеп китап сатып ала идек. Бүген инде бөтенләй башка вәзгыять. Китап кибетләре бетерелде. Яңа китапларны укучыга тәкъдим итү сезнең җилкәгә калды. Нинди генә чор кичерсәк тә, шөкер иҗат итү тукталмады. Бүген әдәбиятка күпләп киләләр. Язучылар берлегенә керергә ашкынып торучылар да шактый. Әмма без аларны кыл иләк аша сайлап алабыз. Сайлануыбызның сәбәбе шул, иң яхшыларын гына әдәбият мәйданына уздыру. Кыскасы, укучының зәвыгын бететерергә ярамый, – диде язучылар берлеге рәисе.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев