Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балтач районы укучысы "Йөрәк хәтере" V фәнни-гамәли конференциясендә җиңү яулаган

Татарстанның Балтач районы үзәгендәге мәктәп укучысы Динә Йосыпова республиканың Кукмара районында үткән укучыларның “Йөрәк хәтере” V фәнни-гамәли конференциясеннән җиңү белән кайтты, дип хәбәр итә районның “Хезмәт” газетасы. Манзарас урта мәктәбендә Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов истәлегенә һәм Россиядә Кино елы уңаеннан уздырылган фәнни-гамәли конференция эше 5 секция буенча алап барылды. Әлеге бәйгенең “Салют, Җиңү!” секциясендә Балтач мәктәбеннән Динә Йосыпова да катнашты. Биредә 9-11 нче сыйныф укучылары бер сәгатьлек видеоролик караганнан соң, публицистик язма әзерләргә тиеш иде. Инде күп мәртәбәләр бәйге, олимпиада җиңүчеләре булган Динә бу юлы да сынатмады, ул “Каләм чарлау” номинациясендә беренче урын яулады. Конференциягә тәкъдим ителгән иң яхшы эшләр “Йөрәк хәтере” җыентыгында урын алачак, димәк, Балтач кызы Динә Йосыпова хезмәте дә анда дөнья күрергә тиеш, диелә җирле газета хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев