Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балтач районы укучылары, Малмыжда узган төбәкара этнографлар слетында, беренче урынга лаек булган

Балтач районы Нөнәгәр авылы мәктәбе укучылары төбәкара этнографлар слетында катнашып кайтты, дип хәбәр итә районның “Хезмәт” газетасы.

Аерым алганда, Киров өлкәсе татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте, Малмыж районы мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт идарәсе белән берлектә Малмыжда “Минем татар авылым” исемле төбәкара этнографлар слеты оештырылды.

Читтән торып уздырыла торган “Авылым тарихы” этабында бәйге команда белән үткәрелде. Авылның эчтәлекле, тарихи документларга нигезләнеп язылган тарихы электрон вариантта слет алдыннан жюрига җибәрелде.

“Татар өе” бәйгесендә командалар килеп җитү белән билгеләнгән урында үзләре белән алып килгән татар өе яки каралты-куралы татар утары күренешләрен төзеделәр.

“Ял итү” этабында команда берәр иң борынгы hәм соңгы вакытта еш әзерләнә торган татар милли ашын тәкъдим итте.

“Кичке уен” бәйгесесендә командалар, үзләренең торган урыннарына хас булган җырлы-биюле кичке уен күрсәттеләр һәм башкаларга да өйрәттеләр.

Җитәкчеләр белән уздырылган түгәрәк өстәлдә “Туган авылым” көннәрен уздыру буенча җитәкчеләр үзләренең эш тәҗрибәләре, уздыру программалары белән 10 минуттан узмаган чыгыш ясадылар, үзләренең тәкъдимнәрен керттеләр.

“Минем хобби” бәйгесе буенча кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.

Нөнәгәр урта гомуми белем мәктәбенең эзтабарлары бу ярышларның барлык этабында да уңышлы чыгыш ясап, беренче урынга лаек булдылар, дип яза Балтач газетасы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев