Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балтач районы "Сосна" балалар бакчасы нәниләре экскурсиядә булып кайтты

Балтач районының Сосна балалар бакчасында сентябрьдә “Куркынычсызлык айлыгы” игълан ителгән. Аның кысаларында бакчаның зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәре балалары “Сосна” җәмгыятенең автопаркына янгын сүндерү машинасын күзәтергә бардылар, дип хәбәр итә районның “Хезмәт” газетасы сайты.

Биредә балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар табып, машинаның янгын чыккан вакытта ничек эшләвен белделәр. Гомумән, кызыклы экскурсияләрне бик яратып, киләчәктә тагын бирегә килеп, башка төр техникалар белән таныштыруларын сорадылар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев