Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балтач районы Кече Лызи мәктәбе янында чүптән әкияти дөнья тудырганнар

Балтач районы Кече Лызи урта мәктәбе бакчасын һәр сыйныф укучылары ясаган төрледән-төрле эшләнмәләр бизи. Бу проект иске әйберләргә икенче гомер бирү максатыннан эшләнде, дип аңлата мәктәп директоры Марат Исмәгыйлев baltaci.ru порталына. Укучылар фантазияләре ярдәмендә нәрсәләр генә эшләп бетермәгәннәр. Гжель стилендә бизәлгән эскәмия, ясалма чәчәк “аткан” сакура, төрле төстәге вагоннарын таккан поезд, җигүле агач ат, җил тегермәне, фонтанга кадәр бар анда. Чәчәк түтәлләрен сакларга куелган карачкылары да мөлаем, ямьле аларның. Аккошлар “төшкән”, тавислар, алсу фламинголар “кунган” мәйданчык Кече Лызи мәктәбендә алтын куллы балалар укуына ишарәли, дип яза җирле басма.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев