Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балтач районы диңгезчеләре бәйрәм итте

Россия Хәрби диңгез флоты көнендә Балтач районында яшәүче дөнья океаннарын, диңгезләрен айкаган флотчылар бәйрәм итте. Бүген baltaci.ru сайтыннан шул хакта хәбәр алынды. Флот ветераннарының район берлеге җитәкчесе Наил Хөснетдинов узган атна якшәмбе көнендәге чарада катнашучыларны бәйрәм белән котлады. Истәлек фотоларына төшкәннән соң, автомобильләр кортежы үзәккә – Җиңү паркына юл алды. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннарын, флотчыларны искә алдылар. Әлеге бәйрәм алдыннан гына «Ватан сугышчыларына обелиск» дип аталган һәйкәл янын хәрби вертолет белән «БМП-1» маркалы хәрби машина тулыландырды. Моңарчы анда чик сакчылары һәм диңгезчеләрнең, Әфган сугышында булганнарның үз почмаклары бар иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев