Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балтач кызы - Россия Федерациясе дәүләт телләре буенча илкүләм олимпиаданың көмеш призеры

Балтач урта мәктәбе укучысы Динә Йосыпова мәктәп укучылары һәм студентлар арасында Россия күләмендә үткәрелгән Россия Федерациясе дәүләт телләре буенча олимпиадада көмеш призеры булган. Балтачның «Хезмәт» газетасы шул хакта хәбәр итте.

Октябрьдә Казан шәһәрендә дәүләт телләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы үткәрелгән иде. Бу олимпиадада 10-11 нче сыйныф укучылары һәм югары уку йортлары студентлары (республика буенча 500 ләп кеше) катнашты. Балтач мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Йосыпова Динә, төбәк этабының призеры буларак, 2-4 ноябрьдә Мәскәү шәһәрендә үткән олимпиаданың йомгаклау этабында катнашты. Әлеге өлештә катнашу өчен төбәк туры нәтиҗәләре буенча Татарстаннан бары 10 укучы гына сайлап алынды. Һәм менә Балтач кызы Динә Мәскәүдән зур җиңү белән кайтты: мәктәп укучылары һәм студентлары арасында Россия Федерациясе дәүләт телләре буенча илкүләм олимпиаданың көмеш призеры булды.

Олимпиаданың А.С.Пушкин исемендәге Рус теле дәүләт институтында үткәрелгән йомгаклау этабында төбәкләрдәге сайлап алу турларында җиңгән 138 егет һәм кыз катнашканлыгы, гомумән, шушы олимпиадада укучы яшьләрнең 6 меңнән артыгы үзен сынап караганлыгы билгеле, шул исәптән славян, иран, төрки, монгол, абхаз-адыгей, нах-дагстан, фин-угор тел төркемнәре буенча.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев