Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Балкыш" милли мәдәниятләр фестивалендә татар мәдәнияте дә тәкъдим ителде (видео)

Сургутта узган XX “Балкыш” милли мәдәниятләр фестивалендә татар мәдәнияте дә тәкъдим ителде, дип хәбәр итә Сургут татар милли-мәдәни мохтарияте. Сургутта көн күрүче милләтләр бу бәйрәмдә “20 ел: барысы да алда әле” дигән лозунг астында, үзләренең бердәмлекләрен күрсәтеп, җыр һәм биюләре белән бер-бер артлы чыгыш ясады. Фестивальгә килгән кунаклар, татар милли көнкүрешен чагылдырган күргәзмә белән дә танышып, милли ризыклардан авыз итә алды, теләгән кеше чигү буенча мастер-классларда катнашты.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев