Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

“Балкыш” фестивалендә катнашучылар Кырымга чыгыш ясарга барачак — Фәрит Мөхәммәтшин

Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Балкыш” IV республикакүләм фестиваленең зона буенча сайлап алу туры булды. Анда фестивальнең оештыру комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан каласы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов, Татарстан төбәк ветераннар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Хәбир Иштирәков һ.б. шәрәфле кунаклар катнашты. Казандагы сайлап алу турында Татарстан башкаласының барлык районнарыннан һәм Казан тирәсендәге муниципаль районнардан катнашучылар иҗади көч сынаша. Бүген 700 ләп кеше, барлыгы 23 коллектив чыгыш ясый. Былтыр “Балкыш”та 10 мең чамасы ветеран катнашса, быел алар тагын да күбрәк булыр дип көтелә. Казандагы сайлап алу турының 2 көндә үткәрелүе дә шуны раслый. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә Хәбир Иштирәков хәбәр итте. Аның сүзләренчә, фестивальдә катнашучының иң өлкәнененә — 94 яшь. Фестивальнең сайлап алу туры җыелма хорның “На берегу великой Волги” җыры белән башланып китте. Аннан соң “Калинка” яңгырады. Әлеге хорда, 140лап кеше җырлавы мәгълүм. Гомумән, бүгенге чыгышларда хорларда өстенлек бирелгән. Икенче бер җыелма хор жюри хөкеменә “Казан кичләре” җырын тапшырды. Әлеге хорда шактый кеше җыелган булуга да карамастан, алар төрле-төрле татар милли костюмнарыннан чыгыш ясады. Ветераннар шагыйребез Габдулла Тукайны да онытмаган: татар халкының бөек улы тууына 130 ел тулу уңаеннан, Галия Сәйфуллина “Теләнче” шигырен сәнгатьле итеп укыды. Фестивальнең режиссеры Раушан Шәриф сүзләренчә, узган ел фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган булса, быел тормыштагы, көнкүрештәге вакыйгаларга өстенлек бирелгән. “Балкыш”ның гала-концертында да өлкән артистларның дөньяда барган вакыйгаларга мөнәсәбәте, фикерләре чагылыш табачак. Чараны рәсми ачу тантанасында Фәрит Мөхәммәтшин: “Фестивальнең оештыру комитеты рәисе буларак, мин ветераннар, өлкән яшьтәге үзешчән артистлар фестиваленә мин бик зур игъибар бирәм. Без сәләтле яңа кешеләрне ачабыз. Сез олы яшьтә булсагыз да, авыруларыгызга да карамастан, кайчагында үзегезне начар хис итсәгез дә, сәхнәдә чыгасыз. Сез яшьләргә иҗатыгызны, рухыгызны, кәеф күтәренкелеге бирәсез, - дип мактау сүзләре җиткерде һәм лаеклы җиңүләр теләде. – Бу яшьтәге активлыгыгыз сезнең гомер озынлыгын арттыра төсле. Сез хезмәттәшләрегез белән аралашып, тормышыгызны тагын да матур бизәкләргә баетасыз”. Журналистлар белән аралашу вакытында ТР парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин фестивальгә зур ихтыяҗ булуын ассызыклады. “Фестивальдә ветераннар танышалар, дуслашалар, элеккеге дусларын табып аралашу мөмкинлеге бирә. Сабан туена килгән Кырым хезмәттәшләребез дә әлеге фестивальдән хәбәрдар. Кырым халкы каршында чыгыш ясарга ветераннарыбызны үзләренә дәштеләр. Җыелма концерт ясап, анда артистларыбызны җибәрәчәкбез”, - диде ул. Дамир Фәттахов, чыгыш ясаучыларга карагач, горурлык хисләре тууын яшермәде. “Мондый состав белән, шундый көчле җыелма хор белән сез республика күләмендә генә түгел, ил күләмендә дә чыгыш ясап, Россиянең танылган артистларыннан ким булмаган санда тамашачылар җыя аласыз. Сез яшьләргә бик зур үрнәк”, - дип бәя бирде үзешчән артистларга. Фестивальнең сайлап алу турлары район һәм калаларда уздырылганнан соң, көз көне гала-концерт белән тәмамланачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев