Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балигъ булмаганнар күбрәк урлаша башлады - Лариса Осипова

Җәй башыннан Татарстанда балигъ булмаганнар кылган җинаять очраклары буенча кузгатылган 40 эш судка тапшырылган. Аларның күпчелеге, 29ы, урлауга туры килә. Калганнары – талау һәм транспорт чарасын куалап алып китү (3шәр очрак), сәламәтлеккә уртача дәрәҗәдә зыян китерү (2), юл йөрү кагыйдәләрен бозу (1) буенча кузгатылган җинаять эшләре. Бу хакта бүген Югары Ослан районындагы “Дзержинец”  җәйге сәламәтләндерү лагеренда үткәрелгән матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы урынбасары полиция полковнигы Лариса Осипова хәбәр итте. Ул китергән мәгълүматка караганда, бу яртыеллыкта балалар һәм яшүсмерләр тарафыннан кылынган хокук бозулар саны, узган елның 6 ае белән чагыштырганда, 2 процентка арткан. “Безне иң борчыганы – урлашуларның артуы. Балигъ булмаганнарның сәүдә үзәкләреннән әйберләр урлавы аеруча актуаль проблема булып кала бирә. Безнең бурыч балага бу төр җинаятьне кылуга юл куймаудан гыйбарәт булырга тиеш, шуңа күрә төп эшчәнлекне профилактикага юнәлтәбез. Еш кына балалар һәм үсмерләр бу ялгыш адымга җиңел уйлап, яшьтәшләренә үзләренең “булдыклы”лыгын дәлилләү нияте белән бара”, – дип сөйләде Лариса Осипова. Ул балигъ булмаганнарның, гадәттә, зур сәүдә үзәкләреннән әйберләр урлавына игътибарны юнәлтте.  Андый очраклар республиканың Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән кебек зур шәһәрләрендә аеруча еш күзәтелә, дип билгеләп үтте. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары вәкилләре әти-әниләргә дә, балаларның үзләренә дә соңгыларының сәүдә үзәкләрендә ялгызлары гына максатсыз йөрүенең дөрес түгеллеген аңлатуга юнәлтелгән әңгәмәләр алып бара. Моннан тыш, сәүдә үзәкләре җитәкчеләре, шулай ук аларда эшли торган хосусый сак оешмалары хезмәткәрләре белән берлектә, бу юнәлештә профилактик чаралар да үткәрелә. Лариса Осипова әйтеүнчә, бу уңай нәтиҗәләр дә бирә башлаган. Шуны искәртеп үтик: урлау очракларының саны артуга әйбер хакларыныңүсүе дә йогынты ясады. Эш шунда ки: товар бәяләре арту сәбәпле, элек “административ хокук бозу” категориясенә кергән урлау очрагы (“Вак урлау очрагы”, РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.27нче маддәсе) хәзер җинаять дип бәяләнә (РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсе).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев