Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Баласын татар мәктәпләренә бирергә теләүче ата-аналар юк дәрәҗәсендә...

“Кызганыч, соңгы елларда татар мәктәпләрендә укыту һәм тәрбия бирү сыйфаты белән бәйле проблема аеруча актуальләште. Мәсәлән, республикада татар-төрек лицейлары эшләгән чакта әлеге уку йортларында бер урынга 20-24 кеше дәгъва итә иде. Чөнки сыйфат яхшы иде. Ә хәзер исә баласын татар мәктәпләренә бирергә теләүче ата-аналар юк дәрәҗәсендә, һәм бу нәкъ менә белем бирү сыйфаты белән бәйле", - дип саный тарих фәннәре докторы, профессор, этнолог Дамир Исхаков. Бу хакта ул  “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында белдерде. Дамир Исхаков фикеренчә, төп мәсьәлә – татар мәктәпләренең үзенчәлеге булмауда. Аларда белем бирү сыйфатын күтәрү җиңел түгел, дип саный профессор. "Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен, махсус дәүләт сәясәте булу кирәк. Ә бездә ул юк. Беренче чиратта, сыйфатлы мөгаллимнәр тәрбияләү сорала. Ә бездә исә педагог булырга “теләүчеләрнең” күбесе – башка уку йортына керә алмаучылар”, - дигән фикер әйтте галим.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев