Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Баласы мәктәптә укыган ата-ана өчен аеруча җаваплы чор башлана

Көттереп килгән җәйнең икенче аен да ваклап маташабыз. Киләсе атнадан итәк-чабуларны җыйдыртучы август башлана. Җәй буе башкарырга җитешмәгән  эшләреңне тәмамлап кына өлгер! Баласы мәктәптә укыган ата-ана өчен аеруча җаваплы чор. Уку кирәк-яраклары, букча, мәктәп формасы алып бетерәсе бар. Алар матур да, бала сәламәтлегенә файдалы да булсын өчен, нәрсәгә игътибар итәргә?   Форма Табиблар балага мәктәп киеме сайлаганда аеруча игътибарлы булырга киңәш итә. Ник дигәндә, Россиядә сатылган мәк­тәп формаларының 80 процентка якыны бала сәламәтлеге өчен зыянлы, ди алар. Сер түгел, бүген ата-аналарның күбесе, арзан бәягә алданып, Кытайда җитеш­терелгән, сыйфатсыз формага өстенлек бирә. Россиянең сыйфат системасы идарәсе тарафыннан уздырылган тикшеренү нәти­җәләре дә шул хакта сөйли. Кесә ягын кайгыртканда, сәламәтлек дигәнең еш кына шулай күләгәдә кала. “Кайбер ата-аналар тар киемнең кискен тын юллары вируслы инфекциясенә сәбәп булуын белми. Тәнгә тиеп торган сыйфатсыз материал дерматит һәм экзема кебек тире авырулары китереп чыгарырга мөмкин. Сыйфатсыз киемнән баланың башы әйләнә, күңеле дә болгана ала”, – ди Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсенең балалар һәм үсмерләр гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы урынбасары Светлана Филиппова. - Мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, иң элек форманың нинди тукымадан тегелгәнлегенә игътибар итегез. Бала һәр көнне 8-9 сәгать буе киеп йөргән мәктәп формасы яртылаш йон, киҗе-мамык тукымадан яки ясалма ефәктән торырга тиеш. Кызлар һәм малайларның күлмәкләрендә синтетик сүс күләме – 35 проценттан, костюмнарда – 55 проценттан артмасын. - Форманы киеп караганда, балагыздан, кулларын терсәктән бөгеп, өскә күтәреп, янга җәеп, чүгәләп каравын сорагыз. Хәрәкәтләнергә комачаулаган, кысып торган кием баланың үсешен тоткарлаячак. - Тегү эзенә беркетелгән ярлыклы киемгә генә өстенлек бирегез. Ул ертылган, йә булмаса, булавка белән генә эләктереп куелган булса, шикләнергә җирлек бар. Ярлыкта язылганнарга да игътибар итегез. Анда бу тукыманы юарга да, үтүкләргә дә ярамый дигән билге торса, мәктәп формасы тулысынча синтетик материалдан тегелгән дигән сүз. - Психологлар артык ачык төстә булмаган мәктәп формасы алырга киңәш итә. Мисал өчен, куе яшел һәм куе зәңгәр төсләр баш мие эшчәнлеген яхшырта, соры, аксыл көрән һәм коңгырт төстәге кием тынычландыра. Ә менә ак һәм кара кебек контраст төсләрдән баланың күзе арый. - Пиджакның кесә турысында һәм җилкә өлеше астына өстәмә тукыма катламы беркетелгәнме? Булса, бик яхшы. Өстәмә тукыма киемне сузылудан саклый. Мондый кием еллар буе формасын югалтмый. Сүз уңаеннан, табиб­лар мөмкинлеге булган кешегә балага берьюлы ике төрле – көндәлеккә һәм бәйрәмгә кия торган форма алырга киңәш итә. Биштәр Статистика мәгълүматларына караганда, бүген Россиядә балалар сәламәтлегенең кискен начараюы күзәтелә. Укырга керүче балаларның 30-35 процентында инде хроник авырулар барлыгы ачыкланган. Мәктәптә уку чорында терәк-хәрәкәт аппараты эш­чәнлеге бозылу күрсәткече 5 тапкыр арта икән. Шуңа күрә белгечләр букча сайлауга аеруча җитди карарга куша. - Башлангыч сыйныфларда укыганда, баланың умыртка баганасы бик тиз кәкрәючән була. Шуңа күрә аларга ортопедик, ягъни сәламәтлеккә файдалы букча белән йөрү киңәш ителә. Заманча рюкзакларга дүртенче сыйныфтан соң күчәргә мөмкин. - Табиблар букчаның авырлыгы баланың үз авырлыгының 10 процентыннан да артмаска тиеш дип саный. Ортопедлар исә 1 килограмм 200 граммнан артырга тиеш түгел дигән фикердә. - Букчаның аркага терәлеп торган өлеше поролоннан ясалган, туры һәм йомшак булырга тиеш. - Баланы юлда һәлакәтләрдән саклау өчен портфельдә яктылык кайтаргыч элементлар булу шарт.   - Букчаның төбе исә баланың биленнән 5 сантиметрга астарак торырга тиеш.   - Портфель су үткәрми торган материалдан тегелгән булса яхшы. Җөйләр дә игътибардан читтә калмасын. Юкса китап-дәфтәр авырлыгыннан букчаның беренче көнне үк ертылуы ихтимал.   - Букчаның каешлары көйлә­нергә, киңлеге 4-5 сантиметрдан да кимрәк булмаска тиеш.   Мәктәп формасы белән букча сайлаганда, нәрсәгә игътибар итәсез? Люция МУСИНА, җырчы: – Без мәктәп кирәк-яракларын укырга барырга ун көн кала гына алабыз. Балалар үсәргә мөмкин бит. Быел Айрат улыбыз – музыка көллиятенә, Миләүшә кызыбыз 6 нчы сыйныфка укырга бара. Балаларның сәламәтлеге һәрчак беренче урында, билгеле. Шуңа күрә күлмәк-костюмнарның табигый тукымадан тегелгәннәрен алырга тырышабыз. Букчада да шунысы мөһим. Шуңа өстәп әле ул уртача зурлыкта, җиңел һәм ортопедик аркалы булырга тиеш. Альбина ГАЙЗУЛЛИНА, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты: – Яңа гына ялдан кайттык. Шуңа мәктәп турында уйлыйсы килми әле. Тик вакыты җиткән икән инде. Быел мәктәп кирәк-яраклары бераз соңрак алына инде. Балалар үсә төшкән саен, бу үтә дә җаваплы мәсьәләгә җиңелрәк карыйсың, ахры. Улларыбыз­ның олысы – дүртенче, төпчеге икенче сыйныфка бара. Мәктәпкә кием-салым, портфель алганда, иң беренче чиратта, аның сыйфатына игътибар итәбез, билгеле. Бала көн буе шул киемнән йөри бит. Шуңа күрә аның уңайлы булуы да мөһим. Форманың соры төстәгесен генә салыйбыз. Монысы – гимназия таләбе. Букчаларны малайлар үзләре сайлап алалар. Аларның теләгенә каршы килмәскә тырышабыз. Зөлфия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА, Мамадыш районы­ның Катмыш урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы: – Мәктәп кирәк-ярагын берән-сәрән генә алгалыйбыз әле. Быел бик катлаулы елыбыз. Кызым Алабуга медицина көллиятенең дәвалау бүлегенә укырга керде, улым 4 нче сыйныфка бара. Аның мәктәп формасы, букчасы яхшы хәлдә әле. Дәфтәр-көндәлек кебек вак-төяк кенә аласы булачак. Форма, букчаның сыйфатлырагын алырга тырышам. Шуңа күрә улымның әйберләре берничә елга чыдый.  
Динә Шәкүрова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев