Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балаларына вакцина ясатмаучы ата-аналарга моннан соң тиешле чаралар күрелергә мөмкин

Эш шунда ки, Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, баласы авырган ата-аналарга «больничный» түләүне үзгәртергә кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты. Ягъни баласы авырып, вакытлыча эшли алмаган очракта, әлеге чара ата-аналарга йогынты ясарга мөмкин, дип саный ул.
 – Без ата-аналарга турыдан-туры тәэсир итә алмыйбыз. Әмма Социаль иминиятләштерү фонды белән килешеп, ниндидер, аерым алганда матди яктан йогынты ясау механизмын уйлаячакбыз. Бала ата-аналар гаебе белән авырган очракта, вакытлыча эшли алмаган өчен, түләү башкаларныкыннан аерылырга тиеш, – дип белдерә Скворцова. Җитәкче әйтүенчә, башка бер генә илдә дә вакцина сыйфатын Россиядә тикшергән кадәр тикшермиләр. – Без вакцинаны бөтен балаларга кадыйбыз һәм шул рәвешле тулы бер буынның авыруларга каршы тору сәләтен ныгытабыз, – дип аңлата министр. – Прививка ясатканнан соң ниндидер тискәре күренешләр бик сирәк күзәтелә. Әлеге тәкъдим җәмгыятьтә зур шау-шу кузгатырга өлгерде инде. Кемдер моны, балаларның сәламәтлегенә тагын да җаваплырак карый башларга этәргеч булыр, дисә, икенчеләр, «басым» һәм «мәҗбүр итү», дип бәяли. Өченчеләр исә мисалга прививка ясатып авыру калу очракларын китерә. Россия Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова да больничный түләү тәртибен үзгәртү тәкъдимен тәнкыйтьләп чыкты. – Мин әлеге тәкъдим белән килешә алмыйм. Бу – прививка ясатмаган ата-аналарны больничный түләмәү белән җәзалау була. Әгәр ата-ана авырган бала белән өйдә утырмыйча эшкә чыкса, балалар тиешле кайгырту күрмәячәк, бу алар өчен тагын да начаррак булачак, – дип язган Кузнецова Фейсбук битендә. Иң мөһиме: җәзалау ысулы сәламәтлек турында кайгырту булып тормый. Бу – вакытында табиб чакыртмыйча, үз балаларын мөстәкыйль рәвештә дәвалаучыларның саны артуга китерәчәк. Шуңа күрә әлеге тәкъдим гамәлгә ашыруга кадәр барып җитмәс дип ышанам. Сәрия Сабурская, Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил: – Россиядә прививка ясату мәҗбүри түгел, ул – һәр кешенең үз эше. Һәм гражданин яки аның өчен җаваплы кеше профилактик прививкалардан баш тарта ала. Баш тартуның сәбәбе, мәсәлән, теге яки бу прививка турында җитәрлек мәгълүматлы булмау. Яки шулай ук медицинага да ышанып бетмәскә мөмкиннәр. Халык турында уйлаганда, дәүләт профилактик прививкалардан баш тарткан очракта тискәре нәтиҗәләр чыгару түгел, ә аны популярлаштыру юлларын уйларга тиеш.
 
Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев