Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Балаларыбыз, эчтәлекле классик җырлар башкарып, эстрадага үрнәк күрсәтә" - Миңгол Галиев

Яшьләр үсешенә эстраданың тәэсире зур, аның түбән төшүе талантлы балаларыбызга зур зыян китерә - Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев шундый фикердә. “Яшьләрнең тавышлары матур, материал яхшы, әмма йолдыз булып саналган эстрада артистларына ияреп башкаручылар пәйда була башлады”, - дип борчылуын белдерде «Дулкыннар» республикакүләм бәйгесенең жюри әгъзасы, күренекле педагог “Татар-информ” хәбәрчесенә бәйгенең гала-концерты башланыр алдыннан. Гала-концерт "Дулкыннар" Искәртеп үтәбез, Татарстан халыкларының Дуслык йортында “Дулкыннар” бәйгесенең гала-концерты үтте. Быелгы бәйге Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев иҗатына багышланган иде. Бәйгенең финалында 1000нән артык бала катнашып, 80 нән артык балага лауреат исеме бирелде. Гран-прины Арчадан Таһир Кәримов алды. Бәйгенең гала-концертын "Татар-информ" онлайн трансляцияләде. Миңгол Галиев: “Бәйгедә 160 лап музыкаль номер бар иде. Мондый бәйгеләрдә, мөмкинлек булса, җиңүчеләрне тагын да күбрәк билгеләргә кирәк. Мин гомер буе әйтәм – фестиваль ул спорт түгел, анда бөтен баланы бәяләргә кирәк. Бәйгегә катнашкан баланы бәяләү - аның җитәкчесенә дә, ата-анасына да хөрмәт ул. Бер баланы да игътибарсыз калдырмыйсы иде”, - ди. Миңгол Галиев “Дулкыннар” республика күләмендәге бу мәдәни чараны бәйге генә түгел, бәйрәм дип саный. “Татар шәхесләренә багышланган фестиваль - сәнгатебезне күтәрү өчен бик кирәкле бәйрәм. Яшьләребезнең Разил Вәлиев шигырьләренә язылган җырларын башкаруы игътибарга лаек. Бу бит бүгенге шау-шулы җырлар түгел, эчтәлекле җырлар, алар - классика. Балаларыбыз, бу җырларны башкарып, эстрадага үрнәк күрсәтәләр”, - ди. Шулай да эстраданың талантлы яшь буынга кире тәэсире барлыгын әйтеп, борчылуын белдерә. Шуңа да Миңгол Галиев шагыйрьнең йөрәктән чыккан фикерен әйтеп бирә алган нәфис сүз остасының Гран-при алуын бик табигый дип саный.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев