Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Балаларның сәләтен ачу, иҗади яктан да, гамәли яктан да – безнең мәктәпләрнең һәм өстәмә белем бирү оешмаларының беренчел бурычы булырга тиеш" - Рөстәм Миңнеханов

Республикада сәләтле балалар белән эшләүгә җитди игътибар бирелә, дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советында Еллык Юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

«Талантлар белән идарә итү стратегиясендә төрле ярдәм программалары тормышка ашырыла: «Алгарыш» прграммасы, махсус стипендияләр билгеләү; «Созвездие - Йолдызлык», «Студентлар язы», «Сәләт» кебек төрле форум һәм фестивальләр оештыру; «Кадрлар резервы», «Президент академиясенең җәйге кампусы» проектлары һәм башкалар; шулай ук яшьләр инновацион иҗат үзәкләре булдырылды», – дип сөйләде ул.

Чаллының яшь талантлары аеруча балаларның «Кванториум» технопаркын үз иткән. Ул IT-парк базасында Татарстан КАМАЗ автогиганты ярдәме белән ачылган. «Ел ахырына кадәр тагын ике мәйдан – Түбән Камада һәм Әлмәттә технопарклар ачылачак. Балалар технопарклары республикада ихтыяҗ булган яңа һөнәрләрне үзләштерүдә үзәк булып торырга тиеш», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

"Балаларның сәләтен ачу, иҗади яктан да, гамәли яктан да – безнең мәктәпләрнең һәм өстәмә белем бирү оешмаларының беренчел бурычы булырга тиеш. Һәр бала үзенчә талантлы. Иң мөһиме, яшь татарстанлының потенциалын вакытында ача белергә һәм аны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудырырга кирәк», – дип өстәде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев