Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Балаларны милләте буенча бүләргә ярамый" - Павел Шмаков (ӘҢГӘМӘ) ("ВТ")

Башка мәктәпләр, ашыга-ашыга, татар теле дәресләрен кыс­картканда яки аннан баш тартканда, башкалабызның Олимпиадаларга әзерләүче махсус үзәк (СОлНЦе) директоры Павел Шмаков уку планын үзгәртмәде. Уку елы  барышында мондый адымга бармаячагын әйтте ул. Моның өчен директорга  ноябрь аенда судта җавап бирергә туры киләчәк. Шмаков вакытлыча эшеннән азат ителергә яки мәктәп өч айга ябылырга мөмкин.   – Павел Анатольевич, сез­нең мәктәптә дә татар теле кирәкми диючеләр булдымы? – Балаларны милләте буенча бүләргә ярамый. Бу мәсьәләдә бик сакчыл булырга кирәк. Хик­мәт дә­рес санында түгел, культурада, татар теленә хөрмәттә. Без дәрес үз­гәртүне җәйгә калдырдык. Биш сә­гать, бәлкем, күптер дә ул. Ләкин укытучыларны урамга куып чыгарырга ярамый. Го­мумән, бу эшне укучылар күз алдында башкару – бик зур хата. Бездә дүрт татар теле укытучысы бар. Икесе  бигрәк тә га­җә­еп кеше. Яныма килеп, җыелыш үт­кәрүемне сорадылар. “Әгәр ба­лаларның күпчелеге татар телен сайламый икән, үз теләгебез бе­лән эш­тән китәчәкбез. Безнең өчен Сез­гә җәза бирмәсеннәр”, – диде­ләр. Мәктәптә 150 дән артык бала укый. Бары бер генә әни татар телен укытырга риза булмады, анысы да со­ңын­нан фикерен үзгәртте. Укучылар татар телен теләп өйрәнә. Монда проблема балаларда түгел, әти-әниләрдә. Безнең гаиләдә  – өч кыз. Икесе әнисе белән Фин­лян­диядә яшәсә, олысы Настя күбрәк минем янда булырга тырыша. Настя биш тел белә, әле тагын өйрәнә. Өченче сыйныфта укыганда Казанга күченгәч, аңа татар теле укытучысы эзләдем. Татар телен бик ярата. Рус миллә­теннән булган башка укучылар да татар телендә аралаша, арада әлеге фән буенча олимпиадаларда призер булганнары да бар. Үзем ике ел эчендә фин телен өйрәнеп, мәк­тәптә физика, математика фән­нәрен укыттым. Җирле ха­лыкның телен хөрмәт итәргә, өйрәнергә кирәк. – Сез һаман гаделлек эз­ләргә тырышасыз. 27 ноябрьдә буласы судта тагын бер кат үз фикерегезне дәлилләргә кирәк булачак. Эштән алырлар дип курыкмыйсызмы? – 2000 елда мине КДУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицей директоры итеп билге­лә­деләр. Анда 600 укучының  243ен имтихансыз, ягъни нуль балл белән кабул иткәннәр. Мин моңа каршы идем. Лицей илнең  “Иң яхшы 25 мәктәбе” исемлегенә эләк­те. Ике елдан уку йортын яптылар. Ришвәтчелеккә каршы көрә­шүем ярамады. 2011 елда миңа менә шушы бинаны бир­деләр. Бездә ришвәт дигән нәрсәгә бөтенләй урын юк. Кайбер балалар укырга керергә ел буе әзерләнә. Мәктәптә ашханә булмаган өчен, мине прокуратурага чакырттылар. Монда минем гаеп юк, акча белән идарә итмим. Балалар ланч-бокс сис­темасы буенча туклана. Бу юлы прокуратура вәкил­ләренә татар теле дәресләрен кыс­картмавым, укытучыларны урамга чыгарып җибәрмәвем ошамады. Судта минем исемгә ике шикаять ята. Хокук органнары, уку планын күрмәгән килеш, тикшердек дип язганнар. Бу яктан безнеке башкалардан аерыла. Алар мәк­тәп­кә килеп, балаларның йокы бүл­мәлә­рендәге шәхси әйбер­лә­рен фотога төшерә, әти-әниләре рөхсәтеннән башка укучылар бе­лән сөйләшмәк­че була. Хатын-кыз  прокурор ир­ләр бәд­рәфе ишеген шакымыйча ачуны сорый. Коточкыч бит бу! Без прокуратурага шикаять яздык. Әле­гә баш  очында кояш яктырта, лә­кин болытлар куера. Судта җи­ңелер­без дип уйлыйм. Ярый, мине кисә­терләр, ди. Мине эштән алсалар, мәктәпнең хәле күпкә начараячак. Татар теле мәсьләләсендә прокурорлар хаклы түгел. Республикадагы вәзгыятьне ашыгып үзгәр­тергә ярамый. Без үзебезне хаклы дип уйлыйбыз. Вакыт узар, Татарстанда татар теле буенча хәлләр яхшырыр. Тик прокурор күрсәт­мә­ләрен үтәүчеләр ашыга. Татар мәк­тәп директорлары ми­ңа: “Павел, әле ярый син бар”, – ди­ләр. Татар теле югалмасын  өчен, таләп итәргә һәм моңа  әдәпле, дөрес итеп ирешергә кирәк. – Сез – 11 ел Финляндиядә эш­­ләп кайткан мөгаллим. Әле­ге илнең мәгариф системасында шаккатырган әйберләр булдымы? – Анда 1970 елларда ук роно­ны, күзәтү органын бетергәннәр. Бездәге Рособрнадзор кебек оешма юк. Бары методик ярдәм күр­сәтү һәм гомуми җитәкчелек буенча гына оешма бар. Укытучыга ирек бирелгән. Проблемаларны әти-әниләр җыелышында хәл итәләр. Мәктәптә җәберләү дигән нәрсә юк. Балаларның йөзендә елмаю  балкый. Алар мәктәпкә теләп бара. Укытучыга хөрмәт бик зур. Элек бездә дә шулай иде. Ә хәзер Казандагы кайбер кәттә мәктәп­ләрдә шлагбаум тора: әти-әниләр уку йортына якын да килә алмый. Алар кар, яңгыр яуганда, балаларын урамда көтә. Берәр ышык урын ясап булмыймыни? Бу – аларны хөрмәт итмәү дигән сүз. Безнең үзебезнең белем бирү системасында да яхшы әйберләр күп. – Сезнең мәктәптә әти-әни­ләр кунып калырга да мөм­кин, дип ишеттек... – Мин моны Финляндиядә күрдем. Әти-әниләр белән элемтә урнаштыру өчен бик яхшы алым бу. Ләкин прокуратура моны аңлый алмый. Бу бит походка бару кебек. Елга бер-ике тапкыр әти-әниләр, укытучылар, укучыларга мәктәптә кунарга рөхсәт итәбез. Алар кызыклы кино карый, гитарада уйнап, җырлашып утыра. Бер казан пылау пешереп алып килә. Чөнки печенье белән генә тамаклары туймаячак. Уку мәсьәләсенә килгәндә, “2ле” өчен ачуланмыйбыз, “5ле”гә уку җиңел түгел. Андыйлар бик си­рәк. Уку йортын мин “йокысыннан уянган балалар мәктәбе” дип атыйм. Бездә “акыллы башлар” гына укымый. Төрле юнәлештә үз урыннарын тапкан балаларны җыйдык. Имтиханны елга тугыз тап­кыр тапшырырга мөмкин. Ахыр чиктә, иң яхшы нәтиҗә исәпкә алына. Укыту база, профиль, тирәнтен белем алу юнә­леш­ләренә бүленгән. Аны һәр бала үз көченә карап сайлый. Аларга сә­ләт­ләрен үстерергә булышабыз. Мин кечкенә чакта безнең урамда бик зур сәер таш ята иде. Каян кил­гән ул? Кызыксынсам да, миңа бу хакта берәү дә аңлатмады. Аң­лат­салар, бәлкем, мин геолог булып китәр идем. Балаларның соравына вакытында җавап бирергә кирәк. – Тәрбия мәсьәләсендә нинди алымнар кулланасыз? – Минем бер сәер гадәтем бар. Гадәти мәктәптә күңелсез хәлләрдә еш  кына бала гаепле була. Ә мин алай уйламыйм. Бала хаксыз булган очракта да, аны гаепләмибез. Дөрес эшләмәдең дип тә әйтмибез. Чөнки ул бала гына бит әле. Укытучылар да гаепле түгел, мин алар­ның һәр­бер­сен сайлап алдым. Аларга ышанам. Димәк, әти-әниләр гаепле булып чыга. Аларның үз­ләренә дә бу хакта әйтеп куйдым. – Тик укытучы халкы бүген әхлак түгел, күбрәк БДИ нәти­җәсе, олимпиада күрсәткеч­ләре турында сөйләшә... – Сайлаудагы кебек имтиханда да иҗтимагый күзәтчеләр булдырырга кирәк.  Менә шул вакытта гаделлек урнашачак. Олимпиада бит  ул – акча дигән сүз. Аның нәтиҗәсе белән абитуриентлар вузга бюджет урыннарына укырга керә. Бездә укыган Никита Алкин, районда беренче урынны алмаса да, биология буенча Дания­дә узган халык­ара бәйгедә җиңү яулады. Сүз акча турында барганда, ныклы күзәтү кирәк дип саныйм.  
Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев