"Балаларда татар теленә, әдәбиятка карата хөрмәт, кызыксыну уяту кирәк" - Фәрхәт Зыятов

Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы, РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы, 40 ел буе Арча районы Өчиле мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыткан Фәрхәт Зыятов “Ни  сәбәпле татар теленең кулланылыш даирәсе кими” дигән сорауга фикерләре белән уртаклаша. Соңгы вакытта “Татар теле нигә кирәк соң ул?” дигәнрәк җөмләләр шактый еш ишетелә башлады. Танышларымның баласы быел укырга керергә әзерләнеп йөри. Әти-әниләрен җыелышка чакырып, балаларыгызны рус мәктәбенә бирегез дип кайтарганнар инде. Татарча укысалар, аларга киләчәктә бик тә авыр булачак, янәсе... Әлбәттә, рус теленнән башка яшәүнең катлаулырак булачагы көн кебек ачык. Шулай да, без берничек тә татар телен онытырга тиеш түгел. Татар телле мәктәпләрне ябу, татар теле дәресләрен кыскарту авылларны бетерү дигән сүз. Авылларны бетерү исә милләткә балта чабу булачак. Әле безнең райондагы Өчиле урта мәктәбен дә тугыз еллыкка калдырдылар. Ә кайсыбер мәктәпләрдә исә хәзер гомумән дә башлангыч сыйныфларны гына укыталар. Кагыйдә буларак, түрәләр бу гамәлләрен авыл мәктәпләрендә белем дәрәҗәсенең түбән булуы белән бәйләп аңлата. Бу дөрес түгел. Республикабыз авылларында сәләтле, үз эшенең остасы булган мөгаллимнәр бихисап. Мәсәлән, Дәүләт Советы депутатларын, министрларны гына алыйк... Аларның күбесе татар авылларыннан чыккан шәхесләр бит. Димәк, аларга да начар белем бирелгән булып чыга? Татар теле дәреслекләренең катлаулы булуыннан, укыту методикасының дөрес сайланмавыннан зарланучылар да күп. Рус телле балаларга татар телен өйрәтү мәсьәләсендә бу чыннан да шулай.
Теркәгечле тезмә кушма җөмлә, иярчен сәбәп җөмләләрне белү аларга нигә кирәк соң? Беренче чиратта, гади аралашуга өйрәнсеннәр иде. Шул чагында татар телен саклап калуга алыштыргысыз зур адым ясалыр иде. Әйе, кагыйдәләребез катлаулы, дәреслекләрне дә аңлау өчен җиңел дип булмый. Мәсәлән, беренче сыйныфлар өчен булган китапларны гына алыйк. Андагы кайсыбер биремнәрнең катлаулылыгына ата-аналар да шакката. Шуңа күрә дәреслекләрне камилләштерү өстендә эшләргә кирәк. Рус теленә килгәндә, бу телнең бик тә үтемле булуын ассызыклыйсым килә. Балалар аны аеруча тиз отып ала. Саф татар гаиләләрендә дә нәниләр русча сөйләшә. Әле бу көннәрдә ярдәм йөзеннән туганнарымның кечкенә балаларын карашам.  2 яшь тә 3 айлык бу нәни белән өйдә гел татарча гына сөйләшәләр югыйсә. Ә ул инде сөйләменә русча сүзләр кыстыра. Шулай булмый ни?! Телевизор һәрчак русча “сөйли”. Аннан бигрәк, хәзер һәр баланың кулында телефон. Аларның шулар аша сәгатьләр буе  русча мультфильмнар карап утырулары татар телен юкка чыгаруга бер адым. Бүгенге көндә ике оныгым Арча педагогик көллиятендә белем ала. Алар белән еш кына сөйләшеп утырабыз. Берсендә шул телефоннар турында сүз чыкты. “Иии, бабай... Төркемдә һәрберебезнең кулында телефон инде. Дәресләр вакытында да кулдан төшермибез, хәтта”, - диләр. Аптырагач, кайбер укытучылар студентлардан телефоннарын җыеп ук ала башлаган икән. Тик яшьләр хәзер бик тә җор бит... бу мәсьәләне дә “чишү” юлын тапканнар. “Дәресләргә ике телефон тотып керәбез. Берсен җыеп алсалар, икенчесе бар”, - диләр. Әлбәттә, заманнан артта калырга ярамый... Шулай да, балаларда татар теленә, әдәбиятка карата хөрмәт, кызыксыну уяту кирәк. “Балаларны әдәбиятка тартыйк әле”, -дип кенә булмый бит. Билгеле бер карарлар кабул ителсен иде. Дәресләрне укучыларга кызык булырлык итеп әзерләргә, алар белән төрле мөһим темаларга әңгәмәләр корырга кирәктер.

Чыганак: http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: