Балалар үз хокук һәм бурычларын яхшы беләме?

Татарстанда инде өч ел рәттән «Бала хокук даирәсендә» дигән видеороликлар бәйгесе уздырыла. Быел аның 10 җиңүчесенә 10шар мең сум премия тапшырылачак. 10 сентябрьдән 20 ноябрьгә кадәр уза торган әлеге конкурсны Татарстанның биш ведомствосы әйдәп бара. Аны Татарстанның Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре һәм спорт, Юстиция министрлыклары сайтларында, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм республиканың Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллек оештыра. — Әлеге конкурста 6 яшьтән алып 30 яшькә кадәрле кешеләр катнаша ала. Бу мәктәп укучыларының да, яшьләрнең дә катнашу мөмкинлеге булсын өчен эшләнелде. Шушы бәйге аша без мораль, әхлакый, гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандаларга телибез. Анда индивидуаль рәвештә, төркем белән, тулы бер иҗади коллектив белән дә катнашырга мөмкин, – дип белдерә Татарстанда Балалар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил  Гүзәл Удачина. Оештыручылар әйтүенчә, бәйге өч этаптан торачак. I этап – 2016 елның 10 сентябреннән 31 октябрьгә кадәр уза. Бу вакытта катнашучы гариза тутырып, аны видеоролик белән бергә оештыручыларга җибәрә. Конкурс материалларын 420015, Казан, Карл Маркс урамы, 61 йорт (2 кат) адресы яки электрон почта аша rebenok-v-mire-prav@yandex.ru адресына да юлларга мөмкин. Видеороликны CD яки DVD-диск, флэшка белән җибәреп була. Интернет аша юлланган хатның килеп җитүе турында җавап та киләчәк. II этап – сайлап алу этабы – 1 -10 ноябрьдә конкурс эшләре жюри вәкилләре тарафыннан җентекләп тикшерелә, алгы этапка узу-узмавы ачыклана. III этап –  йомгаклау этабы – 11-17 ноябрь аралыгында жюри эшләргә бәя бирә. Конкурска җибәрелә торган видеоролик теләсә нинди жанрда – интервью, репортаж, видеоклип, мультфильм һәм башка төрле форматта була ала. Ике минуттан артмаган иҗади эш Берләшкән милләтләр оешмасында күрсәтелгән бала хокукларының берсен яки берничәсен чагылдырырга тиеш. Рекламага нигезләнгән видеороликлар кабул ителми. «Бала хокук даирәсендә» бәйгенең нигезләмәсе биредә.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: