Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балалар йортлары өчен "Минем һөнәрем" республика акциясенең зона турлары бара

Базарлы Матакның Балалар иҗаты йортында Әлки, Аксубай, Алексеевск, Чүпрәле районнары балалар приютлары катнашында шушы акциянең зона туры үткәрелде. Бу хакта “Алькеевские вести” газетасы хәбәр итте.

Аерым алганда, биредә аксубайлылар журналист белгечлеге турында бик җанлы итеп сөйләде. Журналист ролендәге Дамир бөтен дөньяга галимнәр тарафыннан “Хыял” дигән планета ачуы турында хәбәр итте. Бактың исә, бу планета аларның өенә әйләнгән приют икән! Чүпрәле районыннан килгән балалар социаль хезмәткәр эше турында күңелле күренеш тәкъдим итте. Әлки районы приютында тәрбияләнүчеләр полицейский – тәртип сакчысы хезмәтен хөрмәт итә булып чыкты. Алексеевск балалары пешекче һөнәрен мактады. Нәтиҗәдә, жюри акциядә катнашканнарның һәммәсенә сертификат тапшырды.

“Агрызские вести” газетасы исә үз районындагы “Ласка” приюты балаларының “Минем һөнәрем” акциясе конкурсының зона турында катнашуы турында хәбәр бирде. Анда Әгерҗе, Менделеевск, Мамадыш, Алабуга приютлары балалары катнашкан. Әгерҗе малайлары һәм кызлары модельер, Менделеевскидан килгәннәре фермер, Мамадышныкылар компьютер программалары төзүче, Алабуганыкылар хәрби хезмәткәр эшчәнлекләре үзенчәлекләре турында кызыклы итеп сөйләгән, аерым мисалларда үзләре сайлаган белгечлекләрнең өстенлеген күрсәтергә тырышкан.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев