Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балагыз мәктәпкә барырга әзерме? (сораштыру)

Августның соңгы көннәрен ваклыйбыз. Мәктәпләрдә яңа уку елы башланырга да санаулы гына көннәр калып бара. Интернет сайтларның берсе үткәргән сораштырудан күренгәнчә, илдә яшәүчеләр быел балага мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен уртача 10-15 мең сум акча тотарга ниятли. Роспотребнадзор белгечләре әти-әниләргә киңәшләр дә биргән. Алар мәктәп формасын ничек сайларга икәнен өйрәткән. Әйтүләренә карганда, өс киеменең үлчәме балага йөргәндә һәм утырганда уңайлы булырга тиеш. Форма нинди материалдан тегелгән икәнен дә яхшылап карагыз, аның составында кимендә 50 процент мамык, җитен яки йон булсын, дигән белгечләр. Өс киеменең исенә дә игътибар итәргә кушканнар. Сез мәктәпкә барырга әзерме? Гөлназ НӘҮМӘТОВА, Кәрим Тинчурин театры артисты: – Без мәктәпкә барырга әзер. Быел өченче сыйныфка барабыз, Алла боерса. Мәктәпкә барырга дип улыбызны өр-яңадан җыендырдык. 1 сентябрьгә җәй башыннан ук әзерләндек дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Аның каравы, җәй буе тынычлап ял иттек. Мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен күпме акча киткәнен төгәл генә әйтеп бирә алмыйм, санамадым. Тик 10–15 мең сум бик аз кебек тоела. Чама белән 15–20 мең сум акча киткәндер. Киемнәрне улыбыз белән бергә, аңа ошаганын сайладык. Сәгыйдә ГАЯЗОВА, лаеклы ялда (Арча): – Мәктәпкә барырга вакыт җиткән, ә оныкларым быел ял иткән кебек тә булмады. Җәй буе тренировкаларга йөрделәр. Ул 10–15 мең сум акчага нәрсә алып булсын? Гади халыкның акчасы юк, ә бала товарлары бик кыйммәт. Гомер буе сәүдә тармагында эшләдем. Мине борчыган сорау шул: балага дигәч, әйтерсең, теге яки бу әйберне алмыйча калырга ярамый, шуңа күрә бәясен түшәмгә кадәр күтәрәләр. Ә акчаны кайдан алырга? Бала товарлары гел кыйммәт йөри. Оныгыма мәктәпкә дип алган костюм бәясен сораган идем: “Әни, быел арзанрак булды әле. Моңа кадәр ун мең сумга алган идек”, – дип кенә җавап бирделәр. Мәктәпкә костюмнан башкасы да күп кирәк. Рафил ШИҺАПОВ, шәхси клиникада табиб (Чаллы): – Быел олы улым – бишенче, икенчесе өченче сыйныфка укырга бара. Мәктәпкә әзерләнү эшләре белән әниләре шөгыльләнә. Миннән акча гына сорыйлар. Чыгымнар 10–15 мең сум гына булмады, әлбәттә. Сыйфатлы аяк киеме үзе генә дә 3-4 мең сум тора. Ә бер балага мәктәпкә ким дигәндә ике аяк киеме кирәк. Менә шуннан исәпләгез инде. Дәфтәрләр дә әзер, букча да. Ә форманы елына ике тапкыр алмаштырабыз. Нишлисең, малайлар бит. Чалбарларының тез башлары агара. Балалар 1 сентябрьне түземсезлек белән көтә. “Укыйсыгыз киләме?” – дип сорагач, бертавыштан: “Укыйсы килми, дусларны сагындык”, – дип җавап бирделәр. Кечкенә улымның иптәшләренә тизрәк яңа букчасын да күрсәтәсе килә. Исән-сау тырышып, яхшы билгеләргә генә укысыннар инде. Гөлнара ГАБИДУЛЛИНА, җырчы: – Без әлегә балалар бакчасына йөрибез. Әмма бакчага әзерлек тә мәктәптән ким түгелдер. Баланың өс киемнәрен яңартырга кирәк. Без бакчага барырга әзер. Бала киемнәрен ел фасылына карап, алданрак алып куярга яратам. Эшне азакка калдырмыйм. Бала киеме уңайлы да, матур да булсын дип тырышам. Ә август ае күбрәк яшелчә тозлап, кышка тәм-том әзерләп үтә. Көзгә кергәнне сизми дә калабыз. Айрат ШӘЙХЕЛИСЛАМОВ, тамада (Лениногорск): – Балаларым Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбендә белем ала. Быел олы улым Илназ – сигезенче, уртанчы улым Илсаф – алтынчы, кече кызым Алинә икенче сыйныфка укырга баралар. Мәктәп кирәк-яракларын август башында ук сатып ала башладык. Мәктәпкә бәйле чыгымнар зур, әлбәттә. Барысына да берьюлы алганда гаилә бюджеты “киселер” иде. Аз-азлап җыйганда нык сизелмәде. Чыгымнарны санап караган юк, шуңа күрә күпме акча киткәнен әйтә дә алмыйм. Форсаттан файдаланып, укытучыларга да, укучыларга да уңышлы уку еллары телим.  
Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев