Татар матбугаты
Балагыз белемсез калсын, дисәгез... (сораштыру)
Мәктәпләрдә туган телне укыту мәҗбүри булырга тиешме, әллә ихтыяри да була аламы? Ни кызганыч, соңгы көннәрдә Россиянең урыс булмаган халыклары, шул исәптән татар җәмәгатьчелеге алдына шушы сорау килеп басты. Әлеге сорауга җавап табу, ил мәгариф өлкәсендә килеп туган шушы вәзгыятькә ачыклык кертү максатыннан, “ВТ” газетасы редакциясе “түгәрәк өстәл” янында сөйләшү уздырды. Анда ТР Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Милли мәгариф үзәге хезмәткәре Марат Лотфуллин, КФУдагы Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова, әлеге мәктәпнең татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Раиф Зиннәтуллин, Казандагы 12нче гимназия директоры Лилия Әхмәтҗанова, РИУның уку-укыту бүлеге җитәкчесе Нәзирә Гыйззәтуллина, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Расих Сабирҗанов катнашты. Сөйләшүне “ВТ” газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров алып барды.
М. Сәфәров:
– Мәктәпләрдә татар телен укытуны ихтыяри итеп кенә калдырмакчылар икән дип, җәмгыятебездә шау-шу купты. Бу хәл бигрәк тә интернетта, социаль челтәрләрдә шактый калку күренә. Шушы мәсьәләгә ачыклык кертү йөзеннән, без шуңа кагылышы булган җаваплы хезмәткәрләрне җыеп, сөйләшү уздырырга булдык. Бирегә килгән һәр кеше үз мөнәсәбәтен белдерсен иде. Бәлкем, бернинди дә куркыныч юктыр, Разил Исмәгыйлович?
Р.Вәлиев:
– Тел мәсьәләсе һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Ул – иң авырткан җиребез дә, уңышларыбыз булса, иң куандырганы да. Исебезгә төшерик әле: 1990 елның августында, дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул иткәндә, иң зур бәхәс уятканы, һәрхәлдә, күпчелек көтмәгәне тел мәсьәләсе булды. Югыйсә, без сәяси, икътисадый мәсьәләләр хакында сүз күбрәк куертылыр дип уйлаган идек. Шул вакытта, бик каты бәхәсләрдән соң, “Татарстанда татар һәм урыс телләре, икесе дә дәүләт телләре булырга тиеш” дигән тәкъдим бертавыштан кабул ителде. Тагын бик мөһим нәрсә бар. Телләр турындагы законыбыз Конституциябезгә хәтле кабул ителде. Бу хәл аның никадәр әһәмиятле булуы турында сөйли. Димәк, ул чакта ук проблема шулай кискен торган. Инде менә телләр турындагы законыбызны, Конституциябезне кабул иткәнгә чирек гасырга якын вакыт узды. Әмма шул вакыт эчендә бәхәсләр тукталып тормады.
Күпмилләтле дәүләттә, җәмгыятьтә әлеге мәсьәлә һәрвакыт булган, бүген дә бар һәм киләчәктә дә булачак. Чөнки бервакытта да йөз процентка идеаль хәл ителеп бетә торган мәсьәлә түгел бу. Чөнки монда тигезлек турында сүз бара. РФ Конституциясендә дә, ТР Конституциясендә дә бөтен телләр дә бертигез хокуклы дип язылган. Тигез хокуклылыкка ирешүгә юл бик озын. Күреп торабыз: 25 ел вакыт узды, әмма телебез һаман урыс теле дәрәҗәсендә түгел. Моның төп сәбәбе бик гади: телең дәүләт теле булсын өчен, чын дәүләтең булу кирәк. Әгәр дә ныклап аякка басып торган дәүләтең булмаса, туган телеңне дәүләт теле дәрәҗәсенә кадәр күтәрү искиткеч авыр. Шуңа күрә бүген без икесен дә алга сөрергә, дәүләтчелегебезне дә ныгытырга, туган телебезнең дә кулланылышын киңәйтергә тиешбез. Әмма соңгы елларда бу мәсьәлә артык нык куерып китте. Без бит моңарчы үз республикабызны бик тә толерант, милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр бик тә дустанә дип йөри идек. Ул чынлап та шулай. Әмма шушы дустанә, тату яшәүне өнәп бетермәүчеләр дә бар шикелле тоела башлады. Ыгы-зыгы кайда чыга? Беренче чиратта – тигезлек бозылган җирдә. Әгәр бер төркемгә, халыккамы мөмкинлекне күбрәк биреп, икенчеләренә азрак бирсәң, һичшиксез, анда конфликт килеп чыга. Без бүген дә шундый конфликт килеп чыгу ихтималы күрәбез. Моны булдырмый калу – алда торган бурычларның берсе.
М. Сәфәров:
– Бу – ясалма каршылыкмы, әллә аны тормыш үзе китереп чыгарамы?
Р. Вәлиев:
– Бу очракта тегесе дә, монысы да бар. Тормыш үзе китереп чыгарган каршылыкларны без инде законнар нигезендә, дәүләт рычагларын кулланып, әкрен-әкрен хәл итә алыр идек, әмма ясалма китереп чыгарылганнарының ни дәрәҗәдә хәвефле икәнен белеп бетереп булмый. Соңгы вакытта мине татар халкына булган караш – ниндидер бер кимсетеп карау борчый башлады. Әгәр дә без бер дәүләттә, бер җәмгыятьтә яшибез икән, кимсетеп карауны берничек тә аклап булмый. Татар теле – нәкъ урыс теле кебек үк бөек тел. Аның искиткеч зур тарихы, мөмкинлекләре бар. Шуңа күрә алар, татар теленә таләпләр куйганда, мыскыллап карамасын, ничек итеп бу телгә мөмкинлекләр тудырыйк дип тырышсын иде. Әгәр алар безнең белән янәшә яши икән, янәшәңдә яшәүчеләргә ярдәм итәргә кирәк. Алар – күршеләребез. Без дә үз чиратыбызда аларга ярдәм итәргә тиештер. Әйтик, моның бер юлы – башка милләт балаларына татар теле укытуның методикасын җиңеләйтү, гадиләштерү, сөйләм теленә ныграк игътибар итү. Бу яктан аларның таләпләрен үтәргә кирәк. Әмма башкасы белән – татар телен ирекле укыту белән мин берничек тә килешә алмыйм.
Мин ТР Дәүләт Советы депутаты, законнар язган һәм законнарны шактый яхшы белгән кеше буларак, моның законсыз таләп икәнен бик яхшы беләм. Чөнки Россиянең һәм Татарстанның бер генә законында да дәүләт телләрен ирекле укыту хакында сүз юк. Андый бер маддә дә юк. Ничек инде дәүләт теле ирекле булырга мөмкин? Дөньяның бер генә илендә дә дәүләт телен ирекле укытмыйлар. Шушы дәүләттә яшисең икән, син аны белергә тиешсең. “Дәүләт ул – басым ясау органы”, – дигән Карл Маркс. Чөнки ниндидер мәҗбүрият булмаса, ул дәүләт таркала. Дәүләттә хокуклар гына бирелми, анда бурычлар, мәҗбүрият тә бар. Мәҗбүри урта белем бирү дигән нәрсә бар. Бу көчләп укытуны аңлатмый, белем алырга тиешлекне белдерә. Кешенең бурычы бу. Белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары буенча, башка бер фән-предмет та ирекле укытылмый бит. Нишләп әле татар теленә генә мондый таләп куелырга тиеш? Нишләп башка телләргә дә куелмый? Күрсәтмәдә, туган тел булмаган телләрне фәкать үз теләге белән генә укытырга, дип язылган. Бу инглиз, француз, немец телләренә дә кагыла микән? Алар да бит туган тел түгел. Монда шактый аңлашылмаган урыннар бар. Әгәр хокукый дәүләттә яшәргә телибез икән, законнарны бозмаска тиешбез. Бүген мәгариф өлкәсендә кабул ителгән законнарыбызга карата прокуратура тарафыннан шикаять килгәне юк. Безнең бөтен законнарыбыз да Россия законнары нигезендә эшли.
М. Сәфәров:
– Закон күзлегеннән шулай. Ә менә чынбарлыкта хәлләр ничек тора икән?
Р. Зиннәтуллин:
– Разил әфәнденең сүзләрен куәтләп, шуны әйтәсем килә. Чыннан да, укыту планнарын Россия Мәгариф министрлыгы төзи. Берничә төрле укыту планы каралган. Үтәргә тиеш булган дәресләр бар. Шулар җөмләсендә безнең туган тел дә бар. Укыту планындагы фәннәрнең бер өлеше белем бирүчеләр тарафыннан сайлап алына. Өстәмә дәресләр килә икән, укытучылар һәм ата-аналар шулар арасыннан сайлап ала. Әле укыту планының мәҗбүри булган база өлеше бар. Шул мәҗбүри булган өлештә туган телләр дә укытыла. Дөрес, сәгатьләр санына килгәндә, укыту планында аның берничә варианты тәкъдим ителә. Әйтик, Россия халыкларының телләрен өйрәнә торган мәктәпләр, туган телдә һәм дәүләт телләрен укыта торган мәктәпләр өчен эшләнгән укыту планнары бар. Безнең Татарстанда да шушы планнар нигезендә укытыла. Барлык мәктәпләр дә Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнгән үрнәк укыту планнарына таянып эшли.
М. Сәфәров:
– Мәктәпләрдә шау-шу купкан, имеш. Кайбер ата-аналар, минем балама татар теле укытмагыз, дип гаризалар күтәреп килә башлаган, ди.
Л. Әхмәтҗанова:
– Бу хәбәрләр таралганнан соң, бездә димим, чынлап та, кайбер мәктәпләрдә ата-аналар җыелышларында шушы мәсьәлә күтәрелде. Әмма безнең укыту планнары педсовет, ата-аналар, мәгариф идарәсе тарафыннан август аенда расланды. Сентябрь аенда аңа бернинди үзгәреш кертелмәде һәм без, кертелмәс тә, дип өметләнәбез. Мәсәлән, безнең 12нче татар кызлар гимназиясендә бу мәсьәлә бөтенләй күтәрелмәде. Татар гимназиясе булсак та, бездә урыс, таҗик, үзбәк милләтеннән булган кызлар да бар. Татар гимназиясе булгач, бездә татар теле милли мәктәп программасы буенча өйрәнелә. Башка милләт балалары килгәндә, сез белеп, аңлап киләсезме, дип сорыйм. Димәк, сезнең балагыз татар телен тирәнтен һәм фәннәрне татарча өйрәнәчәк, дип әйтәм мин ата-аналарга. Әти-әниләр моңа ризасызлык белдерми, моның зыянын күрми. Дәреслекләргә килгәндә, федераль исемлектән төшкән дәреслекләр дә бар. Монысы инде финанс мәсьәләсенә дә бәйле. Әмма мин аны зур проблема дип әйтмәс идем. Әйе, кайбер урыс әти-әниләр татар телен укытуга кагылышлы мәсьәлә күтәрә. Әйе, ниндидер төркем вәзгыятьне кискенләштерергә маташа. Тик мәктәпләрдә мин бүген куркыныч вәзгыять бар дип әйтә алмыйм. Бөтен мәктәпләрдә дә укыту планы ничек бар шул килеш калдырылды, үзгәреш кертелмәде. Ягъни бүген мәктәпләрдә кайсыдыр бала татар теле дәресенә керми дигән хәл юк.
М. Сәфәров:
– Сәгате бар, программада каралган. Әмма татар телен соңгы сәгатькә кую, тискәре мөнәсәбәт күрсәтү, санлашырга теләмәү дигән нәрсәне хәтерлибез, онытмадык әле. Татар теле дәресе кабат үги бала хәлендә калмасмы? Сез бу вәзгыять хакында нәрсә уйлыйсыз, Марат әфәнде?
М. Лотфуллин:
– Минемчә, проблема бөтенләй башка нәрсәдә. Россия Президентының прокуратурага күрсәтмәсе бар. Анда мәсьәлә болайрак куела. РФ субъектларында туган телне һәм дәүләт телен укыту турында сүз бара. Анда дәүләт телләрен һәм туган телләрне ирекле өйрәнү хокукы турында әйтелгән. Бу – беренчесе. Икенчесе тагын да җитдирәк. Анда, РФ субъектлары җитәкчеләренә урыс телен укытуны РФ Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән күләмгә кадәр җиткерүне тәэмин итәргә, диелгән. Өченчесендә шул җитәкчеләргә туган телне һәм дәүләт телен укучыларга ирекле укытуны тәэмин итү кушылган. Прокуратура тикшерә, җитәкчеләр үти. Россия Конституциясенә, мәгариф турындагы законга мөрәҗәгать итсәк, безнең илдә – мәҗбүри урта белем. Аны тәэмин итү ата-аналарга йөкләнгән. Мәгариф турындагы законның ундүртенче маддәсендә, ата-аналар үз балаларына урта белем бирергә тиеш, диелгән. Әгәр дә урта белем бирүдән һәм шуның өчен балаларга шартлар тудырудан баш тартсалар, аларга административ штраф каралган. Икенчесендә ул штрафның күләме зурайтыла. Өченчесендә балалары, ата-анасыннан алынып, интернатка бирелә. Шулай урта белем бирү тәэмин ителә. Мәҗбүри урта белемдә ата-аналарның хокуклары билгеләнгән. Беренче хокук – уку телен сайлау. 44 нче маддәдә бирелгән икенче хокук – факультатив предметларны сайлау. Башка бернинди сайлау мөмкинлекләре юк. Мәктәп сайлау уку теле сайлауны аңлата. Йә ул – татар мәктәбе, йә урыс, чуаш, мари... мәктәбе. Әмма тел уку иреге хокукы юк. Янә факультатив предметлар сайлау хокукы бар. Һәр мәктәпнең факультатив предметлары бар. Аны мәктәп сайлый. Ата-аналар мәктәп сайлаган шушы ирекле предметлар арасыннан гына сайлый ала. Баласына теләсә нәрсәне укыттыра алмый.
Инде законның ундүртенче маддәсенә килсәк, анда телләр өйрәнү, бигрәк тә республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү турында сүз дә юк. Шик тумасын өчен, 2004 елда булган РФ Конституция судының карарын, нәтиҗәсен җиткерә алам. Анда, бу карар яңадан тикшерелми, диелгән. Әлеге карар нигезендә, республикада (анда Татарстан турында сүз бара) татар теле РФ Конституциясе һәм Россия законы нигезендә дәүләт теле буларак укытыла, дип язылган. РФ Конституция судыннан башка суд карарлары юк. Алда телгә алган күрсәтмәнең дүртенче пункты РФ мәгариф законына турыдан-туры каршы килә. РФ мәгариф законының 13нче маддәсендә, мәктәпнең укыту планнарын Россия Мәгариф министрлыгы да, регион Мәгариф министрлыклары да, муниципаль мәгариф органнары да үзгәртә алмый, диелгән. Уку елы башланды. Ә безнең Премьер-министр, беренче гыйнвардан, 2018 ел башыннан мәктәпләрдә урыс теле сәгатьләре өстәлә, дигән күрсәтмә чыгарган. Аның мондый хокукы юк. Монысы – беренчесе. Әгәр ул урыс теленә сәгатьләр өсти икән, Татарстан законы нигезендә, татар теленә дә сәгатьләр өстәргә тиеш. Сорау туа: ул кадәр сәгатьләрне кайдан алырга? Аның мондый күрсәтмә чыгаруы да – закон бозу. Ул фәкать тәкъдим генә итә ала. Сәгатьләр таба аламы, юкмы – мәктәп эше. Мәктәп каршында сорау туа: кайсы фәннең сәгатьләрен кыскартырга? Әле бит татар теленә дә шуның кадәр сәгатьләр өстәргә туры киләчәк. Чөнки алар бездә тигез укытыла.
М.Сәфәров:
– Нигә өстәргә соң? Бездә урыс теле азрак, начаррак укытыламы?
М.Лотфуллин:
– Без башка субъектлар белән чагыштырмыйбыз. Россия Мәгариф министрлыгының үрнәк укыту программалары бар. Мәктәпләр үз укыту программаларын шуның нигезендә төзи. Әлеге укыту программаларында уку планнары бар. Ул уку планнары үрнәк буларак тәкъдим ителә. Үрнәк өчен тәкъдим ителгәннәрнең кайберләрендә урыс теленә Татарстанныкыннан күбрәк сәгатьләр бирелгән. Ләкин сыйныфларга бүлеп караганда, урыс теле өйрәнү өчен сәгатьләр җитә. Шул ук вакытта мәктәптә татар теле укытыла икән, мин бу фәнне, предметны укый алмыйм, дип кемдер әйтә алмый. Чөнки ата-аналар, баласын биргәнче, бу мәктәпнең программасы белән таныша, шушы мәктәпне сайлаганын белдереп кул куя. Ләкин мәктәптәге бер бала укый, икенче бала укымый дигән нәрсә юк. Бу проблеманы, без – урыс җәмгыяте, дип йөргән бер төркем чыгарганын мин яхшы беләм. Сез дә аларның исемнәрен беләсез. Мин алар белән очраштым. Аларның теләге – күршеләрдәге кебек татар телен дәүләт теле, ана теле буларак факультатив дәрәҗәсенә төшерү. Бу инде – Советлар Союзы чорына әйләнеп кайту. Моны Татарстанның, татарларның үз кулы белән эшләмәкчеләр. Гомумән, Россия төбәкләрендә татар теле күптән инде факультатив. Бу законда язылмаган. Шулай татар җәмгыятьләре оешкан, мәгариф органнары, министрлыклар шулай эшли. Татарлар шушы хәл белән килешкән.
Татар төбәкләрендә булганым, сорашканым бар. Директорлар, безгә РОНО татар телен факультатив итеп сайларга куша, диләр. ФГОСта аерым укыту планы бар, сез аны сайлый аласыз, анда укыту планының мәҗбүри өлешендә туган телгә өч сәгать каралган, дип әйтәм дә бит. Сайламыйлар. Чөнки аны сайласаң, РОНОга дәреслекләр өчен заказ бирергә һәм сатып алырга, укытучыларның квалификациясен күтәрергә, яңа укытучылар табарга кирәк. Ә факультативта ул укытучы үлгәнче укыта да, аннан соң башка укытучы булмый. Проблема үзеннән-үзе чишелә. Соңгы вәзгыять җәһәтеннән бездә кайбер мәгълүмат органнарында бу хәл килеп чыгуга татарлар үзләре гаепле дип исәпләүчеләр бар. Имеш, дәреслекләре, укытучылары эшкә ярамый, гомумән, туган телдә укымауга татарлар үзләре гаепле; әгәр теләсәләр, аны гаиләдә дә өйрәнә, аның өчен интернетта әллә ничә канал, оешма ясый, гомумән, татар мәктәбе сайлый алалар; монда Мәскәүнең бер гаебе дә юк, дип исәплиләр. Әйтик, “Бизнес он-лайн” электрон газетасы шулай фикер йөртә. Мәскәүнең гаебе нәрсәдә? БДИ урыс телендә. Мин аларга, әйдәгез, БДИны барыбыз да инглиз телендә бирик, дип әйтәм. Алар риза түгел. Биреп булмый, диләр. Ул чагында унбер ел буе барча предметны татар телендә укып, ничек урыс телендә БДИ бирәсең?! Шуның өчен ясалган да инде ул.Урысларга татар теле укыта башлавыбызга нибары 30 еллап вакыт узды.
1870 елда рәсми рәвештә кабул ителгән урыс телен укыту программасын алсаң, татарларга урыс теле укыта башлауга 150 еллап вакыт узган. Әйе, хәзер без урысча яхшы сөйләшәбез, укытучылар да яхшы. Әмма моның өчен урыс империясенә 150 ел вакыт кирәк булган. Ә болар утыз елдан әллә нинди зур нәтиҗә таләп итәләр. Әле бер буын укытучы да алышынмаган. Әйдәгез, 150 ел бу юнәлешне алып барыйк. Аннан соң нәтиҗәсен карарбыз. Әгәр дә 150 ел буе урысларга татар теле укытсак, әкренләп аның методикасын яхшыртсак, аңа федераль хөкүмәт, Мәскәү дә булышса, без акча түләп, дәреслекләребезне федераль исемлеккә кертмәсәк, имтиханнарны урыс телендә бирмәсәк, безнең нәтиҗә бик яхшы булачак.
Безнең бөтенебезгә дәреслекләрне, методологияне камилләштерү турында сүз көрәштерүне туктатырга кирәк. Беркем дә математика укыту методикасын тикшерми. Гәрчә математиканы белгән кешеләр бик сирәк. Алар бөтенләй юк диярлек. Мин үзем математик булганга әйтәм: безнең кешеләр математикадан барысы да диярлек надан. Хәер, химия, физика белән дә хәлләр шулайрак. Ләкин беркем дә аларның методикасын тикшерми. Ә урыс телен укыту методологиясен кем тикшерә?! Әллә аның методологиясе бик яхшымы?! Мантыйкны аңлау кыен. Янәсе, урыс телен халык начар белә. Яхшылап өйрәтергә сәгать саны җитми. Татар телен өйрәтә алмыйлар. Сәгать санын киметергә кирәк. Кайда монда мантыйк? Татар теленнән белем сыйфаты начар, шуңа күрә аңа сәгатьләр санын киметик. Урыс теленнән белем сыйфаты начар, шуңа күрә аңа сәгатьләр санын арттырыйк. Аңлашылмый бу. Әле бит татарлар шуны кабатлый. Мин шуңа аптырыйм. Ярый, урыслар икенче сортлы халыкның телен өйрәнергә теләми, ди. Ә без бит үзебез андый түгел. Әллә без дә үзебезне икенче сортлы халыкка саныйбызмы?
Ә.Йосыпова:
– Әлбәттә, дәүләт теле булганы өчен, республикабыз мәктәпләрендә татар телен уку-өйрәнү урыслар, марилар, чуашлар өчен дә мәҗбүри булырга тиеш. Бу мәҗбүрият законда язылган. Хәзерге вакытта татар теле һәм әдәбияты укытуның яңа концепциясе эшләнде, расланды. Аның асылы шуннан гыйбарәт: татар телле булган балаларга ул ана теле буларак, татар телле булмаган балаларга дәүләт теле буларак өйрәтелергә тиеш. Ягъни татар телен өйрәнгән бала татарча аралаша алсын. Инде татар телен шактый еллар өйрәнәләр. Тик нәтиҗәләре мактанырлык түгел. Яңа форматта укытсак, бәлки нәтиҗәсе яхшырак булыр. Әлбәттә, татар баласы туган тел буларак үз телен яхшы белергә, өйрәнергә тиеш. Киресенчә булганда, аны зыялы кеше дип әйтеп булмый. Ни кызганыч, хәзер татар авылларында татарча укыту бетеп бара.
Г. Галиуллина:
– Татар теле татар баласына туган тел буларак, башка милләт балаларына дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылырга тиеш. Тел белүнең бер кешегә дә зыян китергәне юк. Билгеле, бала хискә бирелеп, ул тел миңа кирәкми, өйрәнәсем килми, дип әйтергә мөмкин. Ләкин әле бала киләчәктә нәрсә эшләячәген, кем буласын күзаллап бетерми. Ата-аналар да, баласына юл сайлаганда, ни-нәрсәнең кирәк буласын чамалап бетермәскә мөмкин. Бәлкем, мәктәптә дәресләр артык күп, кайберләрен кыскартырга кирәктер. Шактый гына ата-анадан шундый фикерләр ишетелә. Шул ук вакытта бүген татар балаларына әдәби телне өйрәтү, фикереңне туган телдә матур итеп формалаштыра белү проблемасы бар. Билгеле, бу мәсьәлә иң әүвәл БДИны урысча бирү зарурлыгына бәйле.
Р. Зиннәтуллин:
– Башка халыкларга татар теле укыту буенча тәҗрибәбез бик аз. Егерменче елларда андый тәҗрибә күпмедер булган, ләкин бит соңрак ул югалган. 1990 елларда без бит урыс балаларына “Әлифба”дан укыта башладык. Дәреслекләр бөтенләй юк иде. Билгеле, камиллекнең чиге юк. Кайчагында дәреслек авторларына тәнкыйть сүзләре әйтәләр дә, миңа читен булып китә. Дәреслек авторлары, әйтик, Флера Сафиуллина бик зур эш башкарды. Аннан башка авторлар килеп кушылды. Дәреслекләр бит камилләшкәннән-камилләшә бара. 1990 нчы еллардагы дәреслекләр белән хәзергеләрен чагыштырсаң, алар шактый камилләшкән. Алга таба тагын да камилләшер. Менә хәзер “Сәлам” укыту-методик комплекты чыкты.
М. Лотфуллин:
– Раиф Кәлимуллович, шулай да акланырга кирәкми. Тәҗрибә булсын өчен вакыт кирәк. Философиянең диалектология категорияләре бар. Аның берсе санның сыйфатка күчүе дип атала. Сыйфат булсын өчен сан кирәк. Бер кеше генә укып сыйфат булмый, миллионлаган кеше укыганда, зур тәҗрибә тупланганда гына сыйфат була. Бернәрсә укытмыйча сыйфат таләп итеп булмый. Әллә урыс теле шунда ук идеаль укытыла башлаганмы? Калган телләр белән чагыштырсаң, ул әле дә идеаль укытылмый. Без – урыс булмаган халыклар әле дә урыслар өчен чыгарылган методикалар буенча укыйбыз. Бу дөресме? Аннан соң татар теленең укыту сыйфатын күтәрү татарларга йөкләнеп калдырылган. Имеш, татарлар, сез яхшы укыту методикасы ясагыз. Россия Мәгариф министрлыгы татарларга да эшләргә тиеш. Алар бит бездән салымнарны яхшы җыеп алалар. Нишләп без биш миллионнан артык татар өчен кирәк булган дәреслекләрне, Татарстанда бастырып, бөтен Россия буенча таратырга тиеш? Бу бит – Россия Мәгариф министрлыгының эше. Шуңа күрә мин Россия җитәкчелегенә таләпләр белән чыгарга тәкъдим итәм.
Беренче чиратта Гражданнар кодексының өченче маддәсендәге бишенче пункт буенча гамәл кылырга. Анда әлеге кодекс яки законның һәртөрле күрсәтмәләрдән өстенлеге әйтелә. Чөнки әлеге күрсәтмәләрнең безгә кагылышлы ике пункты да Россиянең мәгариф законына каршы килә. Шуңа күрә күрсәтмәдәге әлеге пунктлар алынсын дигән тәкъдим белән чыгарга кирәк. Телләрне саклау максатында, РФ Президенты, федераль стандартларга туган тел белүне төп белем компетенциясенә кертүне, туган телләрдә мәҗбүри чыгарылыш имтиханнары бирдерүне сорап, Россия Хөкүмәтенә һәм РФ Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итсә, тигез хокуклык турында сүз йөртеп булыр иде. Сез беләсезме: 2022 елда инглиз теленнән мәҗбүри йомгаклау имтиханы булачак. Инглиз теле безгә нәрсәгә кирәк? Без Англиягә шул кадәр хезмәтчеләр әзерлибезме? Шул ук вакытта туган телләр буенча йомгаклау имтиханы юк. Югыйсә бөтен дөньяда туган тел иң зур белем компетенциясе санала. Туган теленнән имтихан бирә алмаган кешегә белем турында аттестат бирелми. Без урыс телен нишләп егылып-егылып өйрәнәбез? Чөнки урыс теленнән имтихан бирмәсәк, аттестатсыз калабыз. Нишләп туган телләрдән аттестатцияләү юк?
Утызынчы елларда туган телләрдән мәҗбүри имтихан тапшырганнар. Билге аттестатка куелган. Аны 1937 елда туктатканнар. 1917 елдан 1937 елга кадәр дәвам иткән бу зарурият. Сез беләсезме: 1918 елда Россиядә беренче мәртәбә түләүсез мәҗбүри белем кертелә. Калган бөтен дөньяда ул 1700 елда ук кертелә. Без аны 200 елга соңга калып керткәнбез. Әлеге карар нигезендә бөтен халык туган телендә мәҗбүри рәвештә башлангыч белем алырга, моның өчен шартлар тудырылырга тиеш була. Шуның өчен ул вакытта бөтен халык туган телендә укый да. Ул вакыттагы архив документларын тикшерсәң, анда һәр мәктәп, һәр вуз буенча студентларның милләтләре, күбесенең туган телендә укуы күрсәтелгән. СССР, федераль дәүләт кысасында шуның исәбе алып барылган. Нишләп хәзер демократик илдә, федератив дәүләттә торганда, бу эшне эшли алмыйбыз?! Акланып утырмыйча, бу таләпләрне куярга кирәк.
Н.Гыйззәтуллина:
– Марат әфәнденең сүзен дәвам иттереп, шуны әйтәсе килә. Чынлап та, Россия Президентына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бер мисал китерәм. 2013 елда Мәгариф министрлыгында лицензияләү турында нигезләмә чыкты. Бу документ мәчетләр каршындагы курсларга да кагылды. Шуннан соң Россиядә, шул исәптән Татарстанда вәзгыять шактый нык үзгәрде. Прокуратурадан һәрдаим тикшерергә килә башладылар. Мәчетләр каршындагы курслар булса да, сез анда уку-укыту процессы алып барасыз, кайда сезнең лицензиягез, кайда сезнең кадрларыгыз һәм башка шундый дәгъвалар белдерделәр.
Билгеле, бу бик каршылыклы һәм шактый җитди таләп иде. Шуннан соң мөфти тарафыннан бер төркем төзелде. Ул төркем бертуктаусыз РФ Президентына, ТР Президентына язды, чаң сукты. Әгәр чаң сукмаса, ул вакытта законнарга төзәтмәләр кертелмәс иде. Безнең вөҗдан иреге турында закон бар. Шулай итеп әлеге законга да, лицензияләү нигезләмәсенә дә үзгәрешләр кертелде. Әлеге курслар лицензия алырга тиеш түгел, ул уку-укыту системасына карамый дигән нәтиҗәгә киленде. Чынлап та, дәшмичә калырга ярамый. Мәдрәсәләргә килгәндә шуны әйтә алам: бездә төбәк милли компоненты сакланып калынды. Уку планнарына мәҗбүри рәвештә татар теле, әдәбияты кертелде. Тугыз мәдрәсәбездә дә әлеге фәннәр укытыла. Билгеле инде, бу мәдрәсәләрдә аралашу теле – татарча.
Р.Вәлиев:
– Мин дә Марат әфәнденең фикерләре белән килешәм. Санның сыйфатка әверелергә тиешлеге турында барыбыз белсәк тә, Марат әфәнде мәсьәләне кискен итеп куйды. Әйе, Каюм Насыйрилар чорында ук өйрәнә башласак та, без урыс телен әле генә ныклап өйрәнеп киләбез. Алар чынлап та 25 ел эчендә безгә шактый зур таләп куйдылар. Чынлап та, тел өйрәнү, тел өйрәтү өчен шактый күп вакыт кирәк. Безгә, Дәүләт Советына бик күп мөрәҗәгать килә. Щегловлардан гына түгел, татарлардан да килә. Нигә аларына беркем дә игътибар итми? Алар татар телен күбрәк өйрәтүне сорый. Татар теле бик авыр хәлдә. Татарстаннан читтә, күп җирдә бөтенләй бетеп бара. Россия Мәгариф министрлыгында, башка дәрәҗәдә дә моңа игътибар итүче күренми. Россиядә яшәүче урыс булмаган башка халыкларның телләрен саклау турында кайгыртучылар, чаң кагучылар нишләптер күренми. Бу хакта зурдан кубып сөйләшү булганы бармы? Юк бит! Без законнар буенча яшәргә тиешме, әллә Щегловлар таләбе буенчамы?
Хәзер бик күп катнаш гаиләләр бар. Урыс балаларына татар телен өйрәнү ирекле дип куйсак, бик күп гаиләдә ыгы-зыгы башлануы бар. Әле кайбер кешеләр, өлкән сыйныфларда татар телен укытмаска кирәк, дип исәпли. “ВТ”да шушы көннәрдә берәүнең шундый фикере дә дөнья күрде. Ничек инде алай? X-XI cыйныфлар – укытуның иң җаваплы чоры. Чөнки бердәм дәүләт имтиханына әзерләнәсе бар, вузга керергә әзерләнергә кирәк. Әгәр татарча укымаса, ул ничек татар белгече булсын?! Татар әдәбияты, теле буенча аның кибәне очланып бетмәгән була бит. Ничек инде тугызда туктап калырга мөмкин?! Татарстанның мәгариф турындагы законын кабул иткәндә, Россия законын үстереп, туган тел укытуны XI cыйныфка хәтле күтәрдек. Ул Россиядәге безнең законда гына. Россия законында да юк бу. Туган телне укыту XI cыйныфка хәтле булырга тиеш дигәнгә каршы чыкканнар да аз булмады. Бу таләпне законга мин үзем керттердем. Шундый авырлыклар белән үткәрдек без бу таләпне. Әгәр югары сыйныфларда укытудан баш тартсак, бу хәл татар теленең тамырына балта чабу белән бер булачак. Әгәр бу күрсәтмәләрне үтәсәк, җәмгыятебездә зур каршылыклар чыгуы ихтимал.
М. Лотфуллин:
– Разил Исмәгыйлович, мин каршылыклар килеп чыгу ихтималын бик яхшы аңлыйм. Ләкин проблема анда түгел. Туган телләрне ирекле укыту турында күрсәтмә бирелгән бит. Законда каралмаса да, туган телләрне ирекле рәвештә укытуны оештырырга диелгән. Конституция нигезендә бөтен телләр дә тигез. Беркем дә бер телгә аерым өстенлек бирә алмый. Тик шунысы бар: урыслар урыс телен туган тел буларак та, дәүләт теле буларак та укый. Беләсегез килсә, Россиядәге бөтен халык урыс телен туган теле кебек өйрәнә. Бөтен дөньяда рәсми телгә булган таләпләр туган телләргә булган таләпләргә караганда азрак. Ә Россиядә, киресечә, күбрәк. Рәсми телдән кеше инша яза белергә тиеш. Сөйләгәнне кыскача гына язма рәвештә аңлата белү таләп ителә. Ә туган телен кеше камил белергә, сочинение яза белергә тиеш. Үзенең уйларын һавадан кәгазьгә төшереп, әсәр кебек сурәтли белсен. Әмма Россиядә рәсми урыс теленә булган таләпләр туган телләргә булганнардан күбрәк. Шуңа күрә илебездәге бөтен халык аны туган теле кебек укый. Шуның бер нәтиҗәсе дип тә әйтергә буладыр: Россиядәге татар балаларының җиде проценты гына татар телен укый. Бездәге бер законга да, Россия законына да, Татарстан законына да кабул ителгәндә анализ ясалмый. Тел хокукларын алар бозмыймы? Бөтен дөнья күзлегеннән ничек туры килә? Россия законнарына Евросоюз да анализ ясый. Әмма алар анда тел хокуклары җәһәтеннән анализ ясамый, кеше хокукларын бозмыймы дип карый. Безнең шундый белгечләребез юк. Аларны вузлар әзерләми. Хәзер, мәсәлән, КФУ татар телендә укытучы белгечләр әзерләүне туктатты. 15 елдан татар гимназияләрендә укытырлык белгечләр булмаячак. Мәктәпкәчә яшьтәге 150 мең татар баласы бар. Ә безнең педучилищеларда елына алтмыш татар тәрбиячесе әзерләнә. Бу балалар бакчаларының 10 процентына гына җитә. Әле ул балалар бакчаларының шактые – ике телле.
М.Сәфәров:
– Нишләргә соң?
М.Лотфуллин:
– Мин беренче чиратта, күрсәтмәләрен кире алсын дип кенә түгел, Россиядәге телләрне саклап калу өчен, төрле чаралар күрүен сорап, РФ Президентына мөрәҗәгать итәргә кирәк дип исәплим. Кемнәр мөрәҗәгать итсен дисәгез, иң элек күрсәтмә бирелгән РФ субъектлары җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары, депутатлар...
Р.Вәлиев:
– Безнең зур таянычыбыз – законнарыбыз, дәлилләребез. Алар беркем дә каршы килә, кире кага алмаслык дип уйлыйм. Татарстан, Россия законнары турында әйтүем. Безгә кемнәрдер мөрәҗәгать итә, күрсәтмә бирә икән, аларның берсе дә законга каршы килмәскә тиеш. Шушы законнарны яклау буенча һәркем үзенчә, үз мөмкинлеге биргән кадәр эшләргә тиеш. Әмма мин монда Марат әфәнденең дәреслекләрне тәнкыйтьләүне кабул итмәвен аңламадым.
М.Лотфуллин:
– Разил Исмәгыйлович, мин беркайчан да методологияне камилләштерү буенча эшләмәскә кирәк дип әйтмәдем. Методика – һөнәриләр, белгечләр эше. Аны бөтен халык каршына чыгарып тикшерергә ярамый. Мин педагог буларак әйтәм: әгәр балагыз белемсез калсын, дисәгез, сез аның белән бергә утырып, дәреслекне һәм укытучыны тикшерегез. Дәреслек, укытучы бернигә ярамый, дисәгез, ул аны укымаячак һәм белемсез калачак.
Р.Вәлиев:
– “Нәрсә эшләргә?” дигән сорауга җавап һич тә бер төрле генә була алмый. Әлбәттә, мөрәҗәгать итәргә, таләпләргә җавап бирергә кирәк. Акланып утырып булмый. Таләпкә каршы үз сүзебезне, теләгебезне, хаклы икәнлегебезне, законлы хокукларыбызны катгый итеп белдерергә кирәк. Әмма бер шигем бар. Алар бит бер атнадан, бер айдан ФГОСны – белем бирүнең федераль дәүләт стандартларын, законнарны үзгәртеп куярга мөмкин. ФГОСны үзгәртү буенча инде эш бара. Аның проектлары әзер инде. Безнең файдага булырмы ул – шигем бик зур. Законнарга да үзгәрешләр кертергә мөмкиннәр. Монысына да әзер булырга кирәк. Әгәр холкыбызны күрсәтмәсәк, сыгылып төшсәк, изелгәнне изәләр, басылганны басалар. Характер күрсәтергә, үзебезнең каршы икәнлекне белдерергә кирәк. Бу үзгәрешләрнең беркемгә дә файда китермәячәгенә басым ясарга тиешбез. Иң беренче чиратта тәкъдим ителгән үзгәрешләр татар теленә, татар халкына һәм, гомумән, Россиягә зыян китерәчәк. Россияне таркату өчен эшләнә торган нәрсә бу. Илебезнең нигезен җимерә.
М.Лотфуллин:
– Әйе, шулай. Россия империясе 1917 елда ишелеп төште. Яңадан СССР дигән империя төзелде. Әмма Польшасыз һәм Финляндиясез. 1990 елда СССР җимерелеп төште. Яңа Россия төзелде. Әмма инде Украина, Беларусь, төрки дәүләтләр, Балтыйк буе илләре юк. Тагын бер кат ишелсә, нәрсә булачак? Безнең татар бүленәчәк. Беренчедән, Татарстан татар дәүләте түгел. Икенчедән, анда татарның күпчелеге яшәми. Татарның төп җире – Россия. Безнең халык чикләр белән бүленәчәк. Болай да авыр. Чикләр килеп чыкса, туганнарыңа виза алып йөри башласаң?! Россия җимерелсә, болай җиңел генә машинаңа утырып, туганнарыңа бара алмыйсың. Шуның өчен һәр кеше кулыннан килгәнне һәм килмәгәнне дә курыкмыйча эшләргә тиеш. Шулай булмасак, без бетәчәкбез. Кемдер эшләр әле дип көтеп утырмыйк. Һич югы килешмәвен белдереп Россия Президентына хат яз син. Интернетта Президентның кабинеты бар. Бер төймәгә бастың, хатың китә дә бара. Миллионлаган хат барсын. Югыйсә, монда Татар конгрессы төбәкләргә хат җибәрергә куркып утыра.
Р.Вәлиев:
– Монда безгә беркем дә дәгъва белдерә алмый. Без бит Россия законнарын яклап, Россия файдасына эшлибез. Без Россиягә каршы эшләмибез, менә шул Шегловлар Россиягә каршы эшли. Без, киресенчә, дуслыкны ныгытырга, халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшыртырга телибез.
Н.Гыйззәтуллина:
– Мин монда мисалын китердем инде. Әгәр дә теге вакытта мөфти хәзрәт чаң сукмаган булса, кул кушырып утырсак, президентлар исеменә бертуктаусыз хат язмасак, юристларны әлеге эшкә җәлеп итмәсәк, хәзерге вакытта мәчетләр каршында оештырылган курслар таркалып, Алла сакласын, әлеге өммәттәшләребезнең төрле-төрле секталарга кереп китү ихтималы зур булыр иде.
Р.Сабирҗанов:
– Безнең язучылар бу уңайдан РФ Президентына, татар теле һәм әдәбияты фәнен элеккеге күләмнән киметеп укытуга юл куярга ярамый, дигән мөрәҗәгать белән чыкмый калмас дип уйлыйм. (Материал газетага әзерләнгән арада, Татарстан язучыларының бер төркеме андый хат белән РФ Президентына мөрәҗәгать итте – ред.)
Л.Әхмәтҗанова:
– Билгеле, нәрсә булыр икән дип көтеп утыру, битарафлык берничек тә акланмый. Без, мәктәп директорлары буларак, ата-аналар белән эшләргә, аңлатырга тиеш. Яхшылап сөйләшсәң, ата-аналар белән уртак тел табарга була. Балаларны маңгайга-маңгай бәрдерергә ярамавы аңлашыла. Һич тә битараф калу ярамый. Р.Зиннәтуллин:– Мин дә биредә яңгыраган тәкъдимнәргә кушылам. Киләчәктә татар теле укытучыларына тагын да тырышыбрак эшләргә туры килә. Ата-аналарга аңлату эшләре алып барырга кирәк.
М.Лотфуллин:
– Минемчә, татар теле укытучыларын аерым җыеп сөйләшергә кирәк. Алар зур пошаманга төшкән. Шуңа күрә, Раиф Кәлимуллович, мин якын көннәрдә махсус җыелып сөйләшергә тәкъдим итәм. Әйдәгез, “Мәгариф” комитеты кысасында милли мәгариф өчен җаваплы уку-укыту бүлеге мөдирләрен, завучларны җыеп, киңәшмә уздырыйк. Алар башларына суккан кебек – бернәрсә аңламый. Бернинди дә куркыныч юклыгын, закон безнең якта икәнне аларга төшендерик. Тикшерү килгәннән куркалар. Аларны прокурорлар каршында җавап бирергә әзерләргә кирәк. Прокурор, өстәлгә сугып, сорау алып утыра. Бернинди кыскартусыз, инде гариза язып, үз теләге белән мәктәптән китәргә җыенган кешеләр пәйда булды.Н.Гыйззәтуллина:– Инде югары уку йортларына шылтыратып, мин – татар теле укытучысы, мөгаен, эшсез калырмын, сездә өстәмә белем алу мөмкинлекләре бармы, күпме тора, башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге алып булмасмы, дип сораштыручылар бар.
М.Сәфәров:
– Чынлап та, безнең бөтенебезгә кагылышлы проблема бу. Вакыт узар да, үзеннән-үзе хәл ителер дип көтеп утырырга ярамый. Һәркем – матбугат, телевидение, галимнәр, чиновникларыбыз, җәмәгатьчелек үз кулыннан килгән кадәрле гамәл кылырга тиеш. Килгәнегез өчен барыгызга да рәхмәт, җәмәгать.
Рәшит Минһаҗ, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев