Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балачак иленә сәяхәт

Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге  2нче санлы татар гимназиясендә, «Бергәләп укыйбыз» программасы кысаларында, шагыйрә Әлфия Ситдыйкованың иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә шагыйрәнең туган якка мәхәббәт белән сугарылган шигырьләре, нәсер-парчалары, балалар өчен иҗат ителгән әсәрләре яңгырады. Шагыйрәнең иҗатын тирәнтен өйрәнеп, укучылар стена газеталары чыгарганнар. Әлфия Ситдыйкова чыгышлары белән тәэсирләндергән укучыларга, аларга тирән белем һәм тәрбия бирүче олы җанлы укытучыларга зур рәхмәт әйтеп,  үзенең күптән түгел генә Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Яктылык сулышы» дип аталган китабын  һәм башка басмаларын гимназия китапханәсенә бүләк итте. Укучыларның киләчәктә чын мәгънәсендә милләт балалары булып яшәячәкләренә ышануын белдереп, изге теләкләрен теләп: «Ышаныч» шигырен сөйләде.

                             Ә.Хаҗиәхмәтова


Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев