Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бала тәрбиясе дип сөйләшәбез, ләкин гел сөйләшеп кенә торсак, тәрбияләргә бала калмаячак" - Җәлил хәзрәт Фазлыев

“Бала тәрбиясе дип сөйләшәбез, ләкин гел сөйләшеп кенә торсак, тәрбияләргә бала калмаячак”, - дип Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев гаиләләрне ишәйтүгә өндәде. Гаилә, бала тәрбиясе һәм башкалар турында ул “Корстон” комплексында "Милли тормыш һәм дин" IX бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пленар утырышында әйтте. “Югыйсә, ул авыр эш тә түгел, аңа нанотехнологияләр дә кирәк түгел. Әз генә гаиләдә ирләр, хатыннар үз эшен эшләсә, милләт тә, тәрбияләргә кешеләр дә булыр иде”, - ди Җәлил хәзрәт. “Казый хәзрәт әйткәч, егетләр, колак салырга кирәк инде”, - дип җөпләде аның сүзләрен Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев. Баш казый игътибар юнәлткән мәсьәләләрнең тагын берсе – балаларны гаиләгә әзерләмәү. “ЕГЭсын бирсен, һөнәр алсын, эшләсен, мәчетләрдә аять, хәдис ятласын дибез, ә иң кыйммәтле әйбер ул гаилә. Никахланыгыз, күбәегез, Кыямәт көнне өммәтемнең күплеге белән горурланырмын дигән. Бу әйберне онытмасак иде”, - диде. Җәлил хәзрәт бала төшертү очраклары күп булуына да борчылуын белдерде. Ул кичәге секциядә көн саен 11 мең бала җаны коелганы турында мәгълүмат яңгыраганын әйтте. “Һәр бала үз ризыгы белән туа, балалырыгызны үтермәгез диелә. Күз алдыгызга китерегез әле, 11 мең бит! Бу балага операция, тегесен дәваларга кирәк дип сөйләп торалар, ә шул вакытта Россиядә туасы 11 мең баланың җаны коела. Балаларны гаиләгә әзерләргә кирәк. Үзенчәлекләрне, гореф- гадәтләрне белеп, тормышка яраклы балалар тәрбияләргә тиешбез”, - ди казый. Җәлил Фазлыев мәктәпләрдә Ислам дине нигезләрен укытуга әзерлек булмау проблемасына да тукталды. “Россия буенча мәктәпләрдә православие динен укыту буенча проект эшләнә. 1нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәрме, 9нчы сыйныфка кадәрме, атнага бер сәгатьме, ике сәгатьме – шуларны чишәсе калган. Ә без мөселманнар ул мәсьәләләргә әзерлексез киләбез. Дәреслекләребез дә, укытучыларыбыз да юк. Күпмедер тәҗрибәләр бар, безгә моңа әзерләнергә кирәк. Швеция дигән илдә сыйныфта 2 процент бала була икән, ул үз диненең кыйммәтләрен өйрәнергә тиеш. Безгә шушы юнәлештә эш алып барырга кирәк”, - диде. Баш казый, шулай ук, мәчетләр мәктәп, балалар бакчасы, клуб, авыл советы, колхоз идарәләре кебек оешмалар белән тыгыз элемтәдә торырга тиеш, дип саный. “Мәчет ул аерым үзәк кенә булып тора аламы? Мәктәп, балалар бакчаларында эшләүгә игътибар бирергә кирәк”, - диде. Җәлил хәзрәт әйтүенчә, секциядә әйтелгән фикерләрнең тагын берсе – татар эшмәкәрләре җыенындагы кебек үк, алдынгы тәҗрибәләрне күрсәтү өчен районнарга алып чыгу тәкъдиме. “Имамнар форумында да шулай эшләп булмасмы икән дигән тәкъдим булды. Аннары тәрбия мәсьәләләрендә ике телдә журнал чыгарып булмасмы дип мөрәҗәгать иттеләр”, - диде Баш казый.
Гөлнар Гарифуллина, Татар-информ
Фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев