Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бала Татарстанда кимендә 3 тел белергә тиеш" - Минтимер Шәймиев

Казанның Киров районында урнашкан 4нче номерлы гимназия оешуга быел 20 ел тулды. Аңа 1997 елда, Татарстан һәм Төркия арасындагы килешү кысаларында нигез салына. Ул чагында белем бирү учреждениесе татар-төрек лицее дип атала. Татар  телен, мәдәниятен торгызу, яңа уку стандартларын, методикасын куллануны максат итеп ачылган лицейга Казаннан гына түгел, республиканың башка шәһәр һәм районнарыннан да укырга кызлар кабул ителә башлый.

Минтимер Шәймиев: “Бала Татарстанда кимендә 3 тел белергә тиеш”

Гимназиянең эшен Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та югары бәяли. Бер интервьюсында ул: “Әлеге гимназияне тәмамлаучылар арасында югары уку йортларына  керүчеләр проценты бик зур. Дөресен генә әйткәндә, 90 проценттан артык. Мин һәрвакыт әйтәм: бала Татарстанда кимендә 3 тел белергә тиеш. Татар теле, рус теле - болар дәүләт телләре. Аннан бер чит ил теле. Татар-төрек лицеенда укый торган балалар 4 тел белеп чыга. Бу бик зур мөмкинлекләр ача. Минем уйлавымча, бу эшне тагын да алга алып барырга кирәк”, - дигән иде.

“Тел өйрәнүдә иң мөһиме — укытучы”

Безнең гимназиядә күп телләр өйрәнелә, бу полилингваль гимназия. Укучыларыбыз инглиз, төрек, рус һәм татар телен өйрәнә, ди гимназия директоры Марат Фәттиев. - Инглиз һәм төрек телен өйрәнү дөньякүләм чит тел өйрәнү методикасына нигезләнгән. Шушы ысуллар нигезендә татар телен дә өйрәтергә тырышабыз. Күп чит тел белгән балага яңа телне өйрәнү җиңелрәк бирелә. Бездә рус милләтеннән булган балалар да татар телен яхшырак өйрәнә. Моннан тыш, төрек теле, татар теле кебек үк, төрки телләр төркеменә кергәнлектән, татар телен тирәнтенрәк өйрәнергә этәргеч була. - Сезнең фикерегезчә,  тел өйрәнүдә, белем бирүдә укытучы роль уйныймы, әллә инде методикамы? - Һичшиксез, укытучы мөһимрәк, аның роле зур. Ләкин укытучы үтемле методика кулланырга тиеш.

“Гимназиядә 25-30 процент рус балалары укый”

- Сезнең гимназиядә төрле милләт вәкилләре балалары укый дип беләм. Рус телле балалар күпме? - Бүгенге көндә якынча 25-30 процент тирәсе укучыларыбыз рус телле балалар. - Алар рус телле татар балаларымы, әллә инде рус гаиләләрендә тәрбияләнүче балалармы? - Бөтенләй рус балалары. - Алар татар телен укытуны ничек кабул итә? - Безнең гимназиягә балаларны сайлап алабыз. Безгә укырга теләге булган, омтылышы күренгән балалар укырга керә. Алар килгәндә үк "телләр өйрәнәбез" дигән максат белән килә. Шуңа да алар өчен тел өйрәнү үзе бер байлык, үз максатларына ирешү. - Ишетеп-беләсездер. Татарстанда татар телен укыту уңаеннан ата-аналар тарафыннан каршылыклы фикерләр яңгырый башлады. Сездә белем алган рус балаларының әти-әниләре татар телен укытмауны сорап, сезгә мөрәҗәгать иткәне булмадымы? - Юк, Аллага шөкер! Андый әйберләр булмады,  киләчәктә дә булмас дип ышанам. Чөнки без бу юнәлештә максатчан рәвештә эш алып барабыз. Балалар телләрне бездә бик теләп өйрәнә. - Гимназия оешып-эшли башлаганга 20 ел вакыт узган. Әлеге белем бирү учагы эшли башлаганда куелган максатларыгызга ирештегезме? - Минем уйлавымча, безнең Татарстаныбызда югары белемле, тәрбияле, әхлаклы, көндәшлеккә чыдам  балалар тәрбияләү максаты куелган булгандыр, дип беләм. Алар күп телләрне белүче, милләтләр арасында дуслыкны үстерүче булып үсәргә тиеш. Бу максатларга күпмедер дәрәҗәдә ирешелде. Бездә белем алып, гимназияне тәмамлаучы балалар тормышта барысы да үз урыннарын таба. - Гимназиядә белем алучы балалар күпмилләтле дидегез. Ничә милләт вәкиле хәзер сездә белем ала? - Гимназиядә укучылар арасында  татар, рус, чуваш, әрмән, әзербәйҗан, таҗик, үзбәк, кыргыз балалары  бар. Хәтта ассирия милләтеннән булган бер кыз да укыган иде. - Рус гаиләсеннән булган балалар кайсы вакыт аралыгында гимназиядә күбрәк укыды: 1990 еллардамы, әллә хәзер күбрәкме? - Гимназиядә рус балалары артты яисә кимеде димәс идем. Элек ничек булса, хәзер дә шул чама санда укыйлар.
Автор: Лилия ЛОКМАНОВА
Фото: Михаил Захаров
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев