Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бала талантын саклау нәрсә ул? ("Йолдызлык" телевизион яшьләр фестиваленең зона бәйгеләре тәмамланды)

Республиканың шәһәрләрендә һәм районнарында узган зона этапларына нәтиҗәне  оештыручылар, министрлык җитәкчеләре “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат конференциясендә ясады. Зона бәйгеләре 1 февральдән 31 мартка кадәр Казан, Баулы, Түбән Кама, Чаллы, Актаныш, Норлат, Олы Әтнә, Буа һәм Яшел Үзәндә узды. 1-1 Быел беренче тапкыр тагын бер зона буларак Балык Бистәсе районы сайланган иде. Зона бәйгеләре барышында жюри 3042 чыгыш караган, этапларда 21 167 яшь талант катнашкан. ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин фестивальнең уңыш­лары турында сөйләде. – Балалар кече яшьтән үк монда катнаша, җиңү яулый, бүләкләр ала, мөгаллимнәре, уку йортлары да бүләкләнә. Президент карары буенча 2006 елдан махсус сти­пендияләр бирелә башлады. Гран-при яулаганнар 70 мең сум, төр­ле номинацияләрдә лауреатлар булганнар 20, 30, 40 мең сум ала. Баштагы елларда барлыгы 17 стипендия бирелсә, бүген ул сан инде 35 булды. Иң яхшы мөга­ллимнәр Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булды, – диде ул. ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары тагын бер­ничә сан атады. Әйтик, фес­тивальнең РАТИ (ГИТИС) белән хезмәттәшлеге турында. Анда инде 22 яшь талант югары белем алган, ә тагын 26 студент укуын дәвам итә. Шулай ук ел саен 200 кеше “Созвездие-Йолдыз­лык”­ның җәйге иҗади сменасында ял итә. Кырым һәм Севастопольдә ял иткән арада алар уртача 5-6 концерт биреп өлгерә. Матур гадәт буенча, бер концерт – Кара диңгез флоты диңгезчеләре, берсе Бакчасарай районында яшәү­челәр өчен оештырыла. “Йолдызлык” лауреатларын һәм җиңүчеләрен тәрбияләгән мөгаллимнәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 15 млн сумлык грантка дәгъва кыла ала. Бу хакта Татарстанның мә­гариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте. Министрлыкның “Тәрбия үсеше стратегиясе” кысаларында узган елны фестивальнең лауреатларын һәм җиңүчеләрен тәрбияләүче мөгаллимнәргә махсус грант булдырылды. Алар “Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хез­мәткәр” исеме белән бүләкләнә. Бу өлкәдә мөгаллим­нәргә бүлен­гән грант күләме – 15 млн сум. Фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры, ТР Иҗтимагый палата әгъзасы Дмитрий Туманов фестивальнең мәдәниятне саклауда әһәмияте турында сөйләде. – Бала талантын саклау нәрсә ул? Минемчә, бу көрәшнең соңгы чиге. Россиянең мәгълүмат киң­легендәге продуктның сыйфат дәрәҗәсе түбән. Күп кенә тапшырулар чит кыйммәтләр тага, рухи ныклыкны җуя. Татар халкы­ның бөек мәдәнияте, күпмилләтле мәдәнияте, хакимиятнең җавап­лы карашы бүген шул байлыкны сакларга ярдәм итә, –  диде Д.Туманов. Пресс-конференциядә зона бәйгесен быел үзендә тәүге тапкыр кабул иткән Балык Бистәсе районы турында сүз кузгатылды. ТР Мәдәниятне үстерүге ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова республика рйоннарыннан коллективларның әзерлек дәрәҗәсен билгеләп узды. “Һәр район башлыгы балаларга карата игътибарлы, алар­ның чыгышларын әзерләүгә, костюмнар тегүгә җитди карый. Фестивальнең озын гомерле булуында аларның өлеше зурдан. Жюри рәисе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт консерваториясе мөгаллиме Зилә Сөнгатуллинага “17 ел эчендә Сез ничә тапкыр чынлап та гаҗәпләндегез?” дигән сорау яңгырады. – Гаҗәпләнүдән туктаганым юк! – дип белдерде ул. – Ел саен бөтен Татарстанны урап чыгабыз. Бүген авыл баласы шәһәр­некеннән начаррак чыгыш ясый дип булмый, кайчак киресенчә булырга мөмкин. Жюрига бәяләве бик кыен, безнең алда балалар чыгыш ясый бит, хаталанырга хакыбыз юк! Чыгышларга карата таләпләр арткан саен, әзерлек дәрәҗәсе дә арта. Мөгаллимнәр җаваплылыкны тоя, онытылып баручы классика, халык әсәрләрен репертуарга сайлаулары да сөендерә. Катнашучыларны 10-14 апрельдә Казанда узачак Суперфинал ярышлары көтә. Анда якынча 5 000 конкурсант катнашачак. Жюри каршыннан көн саен 300 якын номер үтә. Иң-иңнәре 14 апрельдә “Уникс” концертлар залында һәм 22 апрельдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак зур гала-концертларда чыгыш ясаячак.

Чыганак: http://www.vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев