Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бакырчыда Шәүкәт ага Галиевнең туган көненә багышланган кичә узды

Бу көннәрдә Бакырчы төп мәктәбенең 1-6нчы сыйныф укучылары балалар шагыйре, авылдашыбыз Шәүкәт ага Галиевнең туган көненә багышланган эчтәлекле кичә оештырдылар. Укучылар тарафыннан авылдашыбызның шаян шигырьләре сәхнәләштерелде, җырлар җырланды. 2нче сыйныф укучылары “Бииләр итек-читекләр” җырына бию тәкдим иттеләр. Бу хакта районның "Йолдыз" басмасы яза.

Кичә Шәүкәт ага Галиевнең иҗат йортында-музейда үтте. Музей җитәкчесе Гыйлметдинов Рәшит абый авылдашыбызның кыскача тормыш юлы, истәлекле мизгелләре белән укучыларны таныштырып китте. Бакырчы җирле үзидарәсе рәисе Вәлиев Фәрит абый да Шәүкәт аганың олы җанлы әдип булуына басым ясады. Киләчәктә шигырьләре онытылмасын, укучылар тарафыннан гел өйрәнелеп торсын дигән теләкләрен җиткерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев